28 декабрь 2017 яңалыклары
-
Тимер юл урамында кайчан асфальт юл булачак?
"Без шәһәрнең Тимер юл урамында яшибез. Күбебез өлкән яшьтә. Тротуар димибез, транспорт уза алырлык юл кайчан булыр икән. "Ашыгыч ярдәм" автомобиле дә керә алмый бит баткаклыклар вакытында.
-
Поликлиникада почта кабат ачылачакмы?
"Әниемне ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып килеп, стационарга салырга туры килде. Моның өчен документларының күчермәләрен сорадылар. Адарны чыгартыр өчен ярты шәһәрне әйләндек. 1 номерлы поликлиникадагы почта бүлекчәсен ни сәбәпле яптылар? Ксерокопия ясап та, түләүләр түләп тә, кирәк-яракны сатып алып та була иде. Хәзер халык аптырый. Сорауга Буа районара почтамты начальнигы Айрат...
-
Буа районында кайсы авыл мәдәният йортлары ишекләрен ач ачылачак? (+фото)
Быел районда Ырыңгы һәм Янтуган авылларында мәдәният йортларында капиталь ремонт үткәрелде. Авыл җирлекләреннән алынган мәгълүматларга карганда, Ырыңгы авылында ул 1973, Янтуганда 1979 елда төзелгән булган. Танымаслык итеп үзгәргән биналар Яңа ел бәйрәмнәрендә үз ишекләрен ачачаклар.
-
Озын Яңа ел ялларында Буадагы банкларның эш графигы
Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, без Буадагы банкларның Яңа ел ялларында ничек эшләүләре белән кызыксындык: Саклык банкы - 5 гыйнварда - 9.00-15.00; "Ак Барс" банкы - 5, 8 гыйнварларда - 9.00-16.00; Ә менә "Россельхозбанк" һәм "Автоградбанк" хезмәткәрләре 9 гыйнварда гына эшкә чыгачак.
-
Буа энергетигы «Башваткыч»та катнаша (фоторепортаж)
"Буа электр челтәрләре" җәмгыятендә эшләүче Рөстәм Низамовны иртәгә һәм берсекөнгә "ТНВ" каналында "Башваткыч" тапшыруында күреп булачак. Ул анда башка энергетиклар белән бергә белемен сыный. Әнисе Нурдания апа Низамова әйтүенчә, Рөстәмгә "группа поддержки" буларак барлык якыннары барган. Райондашыбыз җиңгәнме, анысын 29 декабрьдә 13.00 сәгатьтә, 30 декабрендэ 11.00 сәгатьтә карый аласыз. Шулай...