28 декабрь 2018 яңалыклары
-
Буа районында торбалары шартлап, утын сатып алырга мәҗбүр булган әби турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры киләме?
Кичә көндез 11 сәгатьләр тирәсендә “Жизнь Буинка” төркемендә шундый хәбәр яздылар. Марат Вәлиев дигән кеше Буа районының Яңа Чынлы авылыннан соңгы авылга бер әбинең үтенече буенча утын илтүе һәм кызганыч хәлгә юлыгуы турында яза. “Ул безне өенә чакырды, аның өе газ белән җылытылуга көйләнгән булса да, мичен утын белән яга. Сораша торгач аның ноябрь аенда ире үлеп китүен һәм үзе кинәт дәваханәгә эләгеп, салкыннан торбалары шартлаганын белдек. Яңа торбалар сузарга акчасы юк. Утын өчен биргән акчага без аңа торбалар сатып алдык. Ә хәзер казан кирәк. Әйдәгез Яңа елга әбигә бүләк ясап, казан сатып алыйк,”,- дигән ул.
-
Фирдүс Тямаев ни өчен төрмәгә эләгүен аңлата (ФОТО, ВИДЕО)
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Казанның 19 колониясендә тәрбияви хәйрия концерты куйган. "Үзебезнең инициатива белән барып, Яңа елга тәрбияви бүләк ясадык. Күптән барасы килгән иде", - дип уртаклашты җырчы "Матбугат.ру белән
-
Буалылар колагына: акция буенча сатып алган товарны алмаштырганда өстәп акча түләргәме?
“Туганым 50 процент ташлама белән 2000 сумлык куртканы 1000 сумга сатып алды. Кызганычка каршы, аның үлчәме туры килмәде, сатучыга кире китерергә туры килде. Әмма ул, хәзер инде акция бетте, куртканың башка үлчәмлесен тагын 1000 сум өстәп алырга туры киләчәк, дип белдерде. Ул дөрес эшлиме? Энҗе Кәримова. Буа шәһәре.”
-
Татарстанда район «ашыгыч ярдәм» машиналары өчен бердәм диспетчерлык үзәге булдырылачак
Пациентка иң якын урнашкан бригада чакыру буенча барачак.
-
“Буа-информ” коллективы еллык эшчәнлеккә йомгак ясады
Кичә “Буа-информ” директоры Гакыйл Камалетдинов узып баручы ел эшчәнлегенә йомгак ясады. Ул “Татмедиа” республика медиахолдингы җитәкчелегенең безнең эшчәнлеккә уңай бәя бирүе хакында сөйләп узды.