29 февраль 2016 яңалыклары
-
Буалылар спорт аэробикасы буенча призлы урыннар алып кайттылар (+фото)
Әлеге спорт төре буенча ярыш Казанның "Батыр" спорт комплексында узды. Анда шәһәрнең "Батыр" спорт мәктәбе укытучысы Мәдинә Яворская кул астында шөгыльләнүче егетләр катнашты. "Соло" һәм "Дуэт" номинацияләрендә 9-11 яшьлекләр арасында Тимур Гусев икенче, 12-14 яшьлекләр арасында Алексей Белозеров беренче урынны алдылар. Молодцы, егетләр!
-
Татарстан студентлары Лигасы вәкилләре Буа яшьләре белән очрашты (фоторепортаж)
Алар ветеринария техникумында "Лови весну!" презентациясен һәм РR-акциясен үткәрделәр. Бу Татарстан студентлары арасында "Россия студентлар язы" фестивален популярлаштыру максатында оештырыла. 1992 елда старт алган Бөтенроссия фестиален быел исә Казан кабул итәчәк. Ул 15 майдан 20сенә кадәр узачак. Анда илнең 70тән күбрәк регионыннан 3000 меңләп студент катнашачак.