29 март 2017 яңалыклары
-
Бүген Буада урманчылар сөйләште: урман турында законнар космик тизлектә үзгәрә
"Буа урманы" дәүләт учреждениесе территориясендә урманчылар катнашында узган зона семинар-укуларында Урман министрлыгының структур подразделениеләре җитәкчеләре, "Рослесинфорг" учреждениесе вәкилләре, шулай ук "Буа урманчылыгы" , " Тәтеш урманчылыгы" "Кайбыч урманчылыгы", "Ислейтарск урманчылыгы", "Яшел Үзән урманчылыгы", Идел буе урманчылыгы" "Шәһәр яны урманчылыгы" учреждениеләренең җитәкчеләре урынбасарлары, инҗенерлары, участок урманчылары катнашты. Алар яңалыкларны өйрәнү белән...
-
“Март мәчесенең оригиналь фотосы” конкурсының җиңүчесе билгеле!
Конкурс кичә 12 сәгатьтә тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча иң күп сандагы - 614 "лайк"ны Рич атлы мәче җыйды (хуҗасы - Буадан Раилә Булатова). Аңа беренче урынны бирәбез. Бүләк артыннан Рич үзе дә алып килә алса, бик әйбәт булыр иде. 464 "лайк" җыеп, икенче урынны яулаган Рэй кушаматлы мәче (хуҗасы Буадан...