29 апрель 2015 яңалыклары
-
Татарстанда 19 кешене талпан тешләде
Түбән Камада - 4, Алабугада -3, Нурлат, Әлмәттә - 2шәр, Зәй, Югары Ослан, Менделеев, Баулы, Мамадыш, Лаеш районнарында берәр очрак булды. Безнең районда, бәхеткә, әле бер факт та теркәлмәгән. Ә Россия Федерациясенең 70 регионында талпан энцефалиты белән авыручылар күбәйде. Мәгълүмат «Тема Казань» сайтыннан алынды.
-
Буа районы территориясендә куе томанда бер-бер артлы ике ДТП булды
Иртәнге 6 сәгать 13 минутта Зур Фролово авылы янында өч автомобиль - "ДАФ", "ГАЗель" һәм "КамАЗ" бәрелештеләр. Һәлак булучылар юк. Тән җәрәхәтләре алган "ГАЗель" йөртүчесенә медицина ярдәме урында күрсәтелде. Ул госпитальләштерүдән баш тартты. Ике сәгатьтән соң шуннан ерак түгел урында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Монысы - хуҗасы буалы булган...
-
Шәһәрдә татар зиратын җыештыру эше апрельдә яңадан башланды
Бу изге эштә күңеле кушкан һәркем катанаша ала. Үзегез белән бензин белән эшләүче пычкы, кул пычкысы, балта кебек эш кораллары алып килсәгез, әйбәт. Күмәк көч белән зират өстенең яртысы җыештырылды инде. Бәйрәмнәрдә күп кеше ял итәчәк, туган нигезләргә күп кунаклар кайтачак, әби-бабаларыбыз, кардәшләребез, танышларыбыз җирләнгән зират өстен рәткә китерүдә бергәләп...
-
Буалы фронтовикларның батырлыгына багышланган татар, рус, чуаш телләрендә китап дөньяга чыкты
"Великая тайна Победы" дип аталган басма 2000 данәдә басылды. Китапка туплау өчен райондагы гаиләләрдә сакланган өчпочмаклы фронт хатлары җыелды, фотографияләр һәм истәлекләр барланды. Аның битләрендә шулай ук Буаның сугыш елларында Җиңүгә керткән өлеше, геройларыбыз турында да язылган. Китап "Идел-Пресс" нәшриятында бастырылды һәм районга кайтарылды.
-
Шәһәрнең Энгельс урамында көздә подрядчы оешма су торбалары салганда калган балчык өемнәре яз да тора
Сары балчык һәм туфрак катыш тау өемнәре урамны ямьсезләп кенә калмыйча, җәяүлеләргә дә комачаулый. Автомобильчеләргә дә рәхәт түгел. Торба салган урында асфальт убылган һәм йөртүчеләр әлеге "траншеяны" балчык изеп әйләнеп узарга мәҗбүрләр.