Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа игенчеләренә һава торышы да булыша

Районда урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Игенчеләргә һава торышы да булыша, коры көннәрдән файдаланып, алар тритикалены тулысынча җыеп бетерделәр, көзге арыш та күп калмады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 1 августка 23125 гектарда бөртеклеләрне урдыру, 22690 гектарда суктыру эшләре тәмамланды. 80643 тонна төяп озатылды. Барлык...

Районда урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Игенчеләргә һава торышы да булыша, коры көннәрдән файдаланып, алар тритикалены тулысынча җыеп бетерделәр, көзге арыш та күп калмады.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 1 августка 23125 гектарда бөртеклеләрне урдыру, 22690 гектарда суктыру эшләре тәмамланды. 80643 тонна төяп озатылды. Барлык культураларның район буенча һәр гектардан уртача уңыш күләме 35,5 центнерга тиң.

Аерым алганда көзге бодай 17478 гектарда суктырылды, 63316 тонна ындырларга кайтарылды. Көзге арыш 371 гектарда урдырылды, 361 гектарда суктырылды, 1647 тонна ындыр табакларына озатылды. Язгы бодай 338 гектарда җыеп алынгач, 723 тонна төятелде. Арпаны 3123 гектарда урдырдылар-суктырдылар, 11446 тоннада җыелды. Борчак 1657 гектарда суктырылды, 1173 гектарда,2756 тонна кайтарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев