Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа коткаручыларының гадәти эш көне (+фото)

Күптән түгел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы быел үзенең 25, ә Татарстандагы ведомствосы 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Алар карамагына Буаның 111 номерлы янгын часте, 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды керә. Янгын сүндерүчеләр, коткаручылар бәйрәм көнне дә үз постларында булачаклар, ярдәмгә килергә, бәла булган урынга ашыгырга әзер торачаклар. Бүгенге язмабыз...

Күптән түгел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы быел үзенең 25, ә Татарстандагы ведомствосы 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Алар карамагына Буаның 111 номерлы янгын часте, 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды керә. Янгын сүндерүчеләр, коткаручылар бәйрәм көнне дә үз постларында булачаклар, ярдәмгә килергә, бәла булган урынга ашыгырга әзер торачаклар.
Бүгенге язмабыз 1979 ел-ның 10 маенда Тәтеш шә-һәрендә коткару посты буларак оешкан, башта коткару станциясе, аннан эз-ләү-коткару отряды итеп үзгәртелгән һәм 2008 елда Буага күчерелгән 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды, алар башкарган эш-ләр турында.
- Буа, Тәтеш, Югары Ослан районнарыннан җыелган 25 кеше хезмәт куючы отрядыбыз Идел аръягының алты районын колачлый. Быелның 11 аенда гы-на да 322 мәртәбә чакыру булган урынга чыктык, - ди начальник Игорь Бычков. Алар суга батучыларны да, адашкан гөмбәчеләрне дә эзлиләр, хуҗаларга бикләнеп калган ишекләрне дә ачып бирәләр, хәрабәләрне дә аралыйлар. Гадәти булмаган мөрәҗәгатьләр дә бар - берсендә гәүдә авырлыгы бик зур булган һәм "Ашыгыч ярдәм" хез-мәткәрләре носилкалар белән ишектән алып чыга алмаган авыруны тәрәзә-дән эвакуацияләгәннәр, икенче бер очракта бармагы шешкән хатын-кызның балдагын кисеп салдырганнар. Бөтен Татарстан халкын тетрәндергән һәла-кәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә дә катнаштылар. 2011 елда "Булгария" теплоходы белән батучыларны, былтыр "Адмирал" сәү-дә үзәгендәге янгын вакытында һәлак булучыларны эзләделәр. Балыкчылар - аерым категория. Алар адашалар да, боз белән ярдан аерылып агып та ки-тәләр. Шундый хәлләрне булдырмас өчен Кама Тамагы районындагы затонда вакытлыча пост булдырылды. Һәр көнне икешәр кеше Иделдә боз ката башлаганнан алып ул эреп беткәнче тутырылган көпчәк-ле аэрочаналарда кизү торалар.
Коткару эшләре өчен аларның гидравлик авария-коткару эш кораллары белән җиһазландырылган ике, транспортировкалау өчен булган бер автомобильләре, ике снегоходлары, моторлы өч көймәләре, өйрә-телгән өч этләре бар. Те-ләсә нинди эш коралы профессионал кулында гына дөрес хәрәкәткә килә. Отрядның махсус өйрәнү-ләр, укулар узган хезмәт-кәрләре нәкъ шундыйлардан. Алар әле тагын кинологлар да, альпинистлар да. Тәтештән килеп эшләү-че Игорь Мамкин шушы ике һөнәрне дә үзләштергән. Сүз уңаеннан, ул 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан күләмендә иң яхшы кинолог, Людмила Перова коткаручы-фельдшер булып танылдылар. Игорь шулай ук альпинист Константин Волков белән бер-гә күптән түгел Кама Тамагы районындагы иске рудниклардагы мәгарәгә бавы өзелеп егылып төшкән, аяк-куллары сынган туристны коткара.
- Сәламәтлеккә зыян салучы, гомерләргә куркыныч янаучы бәла-казаларны киметү максатында күп эш башкарабыз. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә еш булабыз. Урынга чыгуларның 66 процентын профилактика чаралары тәш-кил итә, - ди Игорь Андреевич.
Төп хезмәтләреннән тыш спорт ярышларында да актив катнашалар коткаручылар. Җыелма команда бы-ел район күләмендәге йөзү бәйгесендә өченче, җиңел атлетикада беренче урын алды. Шәхси беренчелектә Константин һәм Руслан Сабирҗанов лидерлар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күптән түгел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы быел үзенең 25, ә Татарстандагы ведомствосы 20 е...