Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа кырларында уҗымнарның торышы ни хәлдә?

Район хуҗалыклары агрономнарының кар астындагы уҗымнарны җылы урынга алып кереп үстереп караулары нәтиҗәсе аларның төрле җирдә төрлечә булуын күрсәтә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә булган кырлар белән беррәттән авыр кышлаучылары да бар. Мондый кырлар нигездә "Ак Барс Буа" агрофирмасына кергән хуҗалыкларда. Аның 4...

Район хуҗалыклары агрономнарының кар астындагы уҗымнарны җылы урынга алып кереп үстереп караулары нәтиҗәсе аларның төрле җирдә төрлечә булуын күрсәтә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә булган кырлар белән беррәттән авыр кышлаучылары да бар. Мондый кырлар нигездә "Ак Барс Буа" агрофирмасына кергән хуҗалыкларда. Аның 4 номерлы "Вамин Буа" филиалында 1934 гектарда чәчелгән көзге бодайның 864 гектарын, 2 номерлы "Дружба" филиалындагы 3020 гектардагының 400 гектарын, 1 номерлы "Тахаръял" филиалында 1372 гектарның 155 гектарын язын кабат чәчәргә туры киләчәк. Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Рәис Юнысов әйтүенчә, моңа беренче чиратта көзен уҗым культураларын соңга калып чәчү, дым җитмәү аркасында үсентеләрнең сирәк тишелүе, туфрак әзерләү технологиясе төгәл үтәлмәү сәбәпче. Шул ук вакытта тикшерүләр "АгроНур", "Кыят", "Буа", "Алан" җәмгыятьләрендә барлык кырларның торышы әлегә яхшы булуын күрсәтә. Калган хуҗалыкларда кырлар яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә. Фермер хуҗалыкларында да кабат чәчү кирәк булачак кырлар аз. Карлар эреп беткәч, уҗым культуралары үсентеләрнең тыгызлыгына тагын бер кат тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев