Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа полицейскийлары батыр коллегаларын искә алдылар

Буа тарихына "кара" дата булып кереп калган 4 февраль көне быел да район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен шәһәрнең үзәк мәйданына җыйды - алар батырларча һәлак булган коллегаларын искә алдылар. Традиция буенча митингны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов ачып җибәрде. -Хәрби частьтан качкан дезертирларның Буадан ары китә алмаулары, башка шәһәр, район...

Буа тарихына "кара" дата булып кереп калган 4 февраль көне быел да район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен шәһәрнең үзәк мәйданына җыйды - алар батырларча һәлак булган коллегаларын искә алдылар.

Традиция буенча митингны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов ачып җибәрде.

-Хәрби частьтан качкан дезертирларның Буадан ары китә алмаулары, башка шәһәр, район кешеләренә зыян салмаулары өчен без егетләребезгә бурычлы. Гади халыкны яклап калулары батыр полицейскийларга да, аларның газизләренә дә бик кыйммәткә төште. Шуңа да без аларны мәңге онытырга тиеш түгелбез, - диде. Аның сүзләренә бүлек начальнигы Айрат Ханбиков та кушылды. Ул Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры Артем Хохоринның геройларның якыннарының кайгыларын уртаклашуы хакында әйтте.

Соңыннан һавада ату залпы яңгырады. Барысы да батыр райондашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Әлфинур Йосыпова.

Сүз уңаеннан, быел район эчке эшләр бүлеге 2002 елда коралланган дезертирлар кулыннан һәлак булган полицейскийларның якыннары белән эшләүдә зур өлеш керткән өчен ТАССРның эчке эшләр министры Салих Япеев исемендәге пр


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буа тарихына “кара” дата булып кереп калган 4 февраль көне быел да район эчке эшләр бүлеге хезмәткәр...