Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа үзәк дәваханәсендә “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале узды (+фото)

Республикакүләм уздырылган әлеге чарадан Буа дәваханәсе дә читтә калмады. Фестивальга шәһәр мәктәпләреннән киләчәктә табиб һөнәрен алырга теләүче өлкән сыйныф укучылары чакырылды. Аларга баш табиб Рөстәм Сәмерханов дәваханәнең бүгенгесен, киләчәген һәм республика сәламәтлек саклау системасындагы үзгәрешләр хакында сөйләде, видеофильм да күрсәтелде. Чарага үзенең хыялын гамәлгә ашырырга өлгергән - Казан дәүләт медицина...

Республикакүләм уздырылган әлеге чарадан Буа дәваханәсе дә читтә калмады. Фестивальга шәһәр мәктәпләреннән киләчәктә табиб һөнәрен алырга теләүче өлкән сыйныф укучылары чакырылды. Аларга баш табиб Рөстәм Сәмерханов дәваханәнең бүгенгесен, киләчәген һәм республика сәламәтлек саклау системасындагы үзгәрешләр хакында сөйләде, видеофильм да күрсәтелде. Чарага үзенең хыялын гамәлгә ашырырга өлгергән - Казан дәүләт медицина университетының соңгы курсында укыган, булачак табиб-педиатр Юлия Демидова да чакырылган иде. Ул студент тормышының кызыклы яклары хакында бәян итте. Чыгарылышлар баш табибка да, Юлия Демидовага да сорауларын яудырдылар. Соңыннан Рөстәм Сәмерханов фестивальда катнашучыларга дәваханә буйлап экскурсия үткәрде. Укучыларда бигрәк тә рентген кабинетының, лабораториянең эшчәнлеге зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев