Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада 1 февральдән "Ният" театр коллективлары фестивале башлана

Буа дәүләт драма театрының 100 еллыгына әзерлек кысаларында гомуми белем бирү уку йортларының татар балалар-яшьләр театр коллективларының регионара "Ният" фестиваль-конкурсы старт ала. Анда буалылардан тыш, Ульяновск, Самара, Пенза өлкәләре, Чуашстан, Марий Эл, Мордовия республикалары, республиканың Идел аръягы районнары коллективлары да катнашачак. Фестиваль-конкурсның беренче - әзерлек һәм икенче - конкурс сайлап...

Буа дәүләт драма театрының 100 еллыгына әзерлек кысаларында гомуми белем бирү уку йортларының татар балалар-яшьләр театр коллективларының регионара "Ният" фестиваль-конкурсы старт ала.
Анда буалылардан тыш, Ульяновск, Самара, Пенза өлкәләре, Чуашстан, Марий Эл, Мордовия республикалары, республиканың Идел аръягы районнары коллективлары да катнашачак. Фестиваль-конкурсның беренче - әзерлек һәм икенче - конкурс сайлап алу этаплары гыйнвар аенда узачак. 1 февральдән 11 мартка кадәр дәвам итәчәк өченче - регионара этапта урыннарда татар телендә булган, дәвамлыгы 45 минуттан артмаган спектакльләрне мәртәбәле жюри бәяләячәк. 30 мартта Буа дәүләт драма театры бинасында иң яхшы театр коллективларын һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр, шулай ук иң яхшы спектакльләр күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев