Буада Социалистик Хезмәт Геройлары һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар (+фото)
Әлеге тантана Ватан геройлары көне уңаеннан үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, Геройларның якыннары, туганнары, районда оешма-предприятиеләре вәкилләре катнашты. - Без Геройларыбыз белән горурланабыз, аларны искә алу белән генә чикләнмичә, гаиләләрен дә кайгыртып яшәргә бурычлыбыз. Георгий Сторожевның өлкән яшьтәге толына даими рәвештә ярдәм күрсәтәбез. Адав-Толымбай авылында күптән түгел мәрхүм...
Әлеге тантана Ватан геройлары көне уңаеннан үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, Геройларның якыннары, туганнары, районда оешма-предприятиеләре вәкилләре катнашты.
- Без Геройларыбыз белән горурланабыз, аларны искә алу белән генә чикләнмичә, гаиләләрен дә кайгыртып яшәргә бурычлыбыз. Георгий Сторожевның өлкән яшьтәге толына даими рәвештә ярдәм күрсәтәбез. Адав-Толымбай авылында күптән түгел мәрхүм булган Александра Николаева яшәгән урамга юл салдырачакбыз, - диде Азат Айзетуллов.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов данлы буалыларның хезмәттәге батырлыгын кабатларга, районның авыл хуҗалыгы тармагын тагын да үстерергә кирәклеген әйтеп узды.
Аннан барысы да һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев