Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада сөт җитештерүдә күрсәткечләр төрле

Бер үк шартларда эшләүче агрофирмаларда, хуҗалыкларда терлекчелек тармагында күрсәткечләр нигә төрлечә? "Ак Барс Буа"агрофирмасының 1 номерлы филиалына кергән "Правда" хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә сөйләшү шул турыда барды. - Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек тармагының бүгенгесе һәм аның киләчәге мине бик борчый. Җитешсезлекләр бетерелсен. Бүген сөткә сорау зур, сатып алу бәясе...


Бер үк шартларда эшләүче агрофирмаларда, хуҗалыкларда терлекчелек тармагында күрсәткечләр нигә төрлечә? "Ак Барс Буа"агрофирмасының 1 номерлы филиалына кергән "Правда" хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә сөйләшү шул турыда барды.
- Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек тармагының бүгенгесе һәм аның киләчәге мине бик борчый. Җитешсезлекләр бетерелсен. Бүген сөткә сорау зур, сатып алу бәясе дә арта. Терлекчеләр хез-мәтенә даими нәтиҗәләр ясап, алдынгылар билгеләп үтелсен, бу әлләни зур чыгымнар таләп итми,- диде киңәшмәне башлап муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов.
Бүген хуҗалыклар бер литр сөтне, НДСны да кертеп, 21 сумнан реализациялиләр. Декабрьгә аның бәясе 30 сумга да җитәргә мөмкин дигән фаразлар бар.
"Бола" агрофирмасы октябрьдә сөтне литрын 20 сумнан саткан. "Коммуна", "Ямбулат" хуҗалыкларында, "Авангард" агрофирмасында сөт сату бәяләре башкаларныкыннан югары булган. 3 номерлы филиалда югары сорт-лы сөт сатуга игътибар бирелә.
"Ак Барс Буа" агрофирмасының 1, 2 номерлы филиаллары директорлары Радик Гыйсмәтов белән Әлфакъ Нигъмәтуллинга, терлекчелек буенча белгечләргә, шактый кызарырга, җавап тотарга туры килде - аларга якын арада кимчелекләрне бетерергә кушылды. Икенчесендә октябрьдә 8 миллион сумлык сөт реализацияләнгән. Ун айда һәр сыердан 5904 килограмм сөт савылган. Бу узган елгыдан 445 килограммга ким. Октябрьдә күрсәткеч һәр сыерга 552 килограмм тәшкил иткән яисә бер айда һәр сыердан 88 килограмм сөт алып җиткерелмәгән. Әлеге филиалга кергән хуҗалыклар арасында иң аз сөт "Заря"да савыла. Директор Әлфакъ Нигъмәтуллин да җитештерүнең нигә шулай түбән булуын аңлатып бирә алмады.
1 номерлы филиалда 10 айда 1050 центнер сөт алып җиткерелмәгән.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов хуҗалыкларның урыннардагы терлекчелек белгечләренең терлекчелектә 10 айлык эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ит җитештерүдә "Коммуна", "Алан",1 һәм 4 номерлы филиаллар яхшы күрсәткечләргә ирешкән булса, 2 номерлы филиалда, "Кыят"ААҖдә күр-сәткечләр көтелгәннән ким булган. "Коммуна", "Бола", "Алан" җәмгыятьләрендә яшь бозаулар күбрәк алынган. "Алан", "Бола", "Авангард" җәмгыятьләрендә октябрьдә сөт җитештерүне арттыруга ирешкәннәр. Семинарда район җитәкчелеге тарафыннан 4 номерлы филиал җитәкчесе Рәис Ибраһимовның һәм терлекчеләрнең башкарган эшләре мактап телгә алынды. Биредә ел башыннан бирле 45586 центнер сөт, 417 центнер ит җитештерелгән. Ун айда эре терлекләр 344 башка, бер елда 700 башка арткан. Бу барлык терлекчеләрнең, зооветеринария белгечләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе дә.

Фото: .kosht.info


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бер үк шартларда эшләүче агрофирмаларда, хуҗалыкларда терлекчелек тармагында күрсәткечләр нигә төрле...

2
X