Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буадан ике кыз “Татарстан энҗесе ” булу өчен көрәшә. Финалны буалылар да күрә ала (+фото)

18 декабрьдә республикада инвалид хатын-кызлар арасында икенче тапкыр оештырылучы әлеге бәйгедә быел Буадан Әлфия Седых (рәсемдә) һәм Алинә Бурнашева (рәсемдә) катнашачаклар. Моңа кадәр конкурсантлар урыннарда бәйгенең төрле этапларында катнашып, эшләрен оештыручылар карамагына җибәрделәр. Иртәгәдән башлап Казанда алар өчен экскурсияләр оештырылачак, мастер-класслар күрсәтеләчәк. Бәйгене оештыручылар белдерүенчә, җомга көнне 11 сәгатьтә Казанның...

18 декабрьдә республикада инвалид хатын-кызлар арасында икенче тапкыр оештырылучы әлеге бәйгедә быел Буадан Әлфия Седых (рәсемдә)

һәм Алинә Бурнашева (рәсемдә)

катнашачаклар. Моңа кадәр конкурсантлар урыннарда бәйгенең төрле этапларында катнашып, эшләрен оештыручылар карамагына җибәрделәр. Иртәгәдән башлап Казанда алар өчен экскурсияләр оештырылачак, мастер-класслар күрсәтеләчәк. Бәйгене оештыручылар белдерүенчә, җомга көнне 11 сәгатьтә Казанның Петербург урамы, 57 йорт адресы буенча урнашкан "Әкият" курчак театрының концерт залында узачак финал өлешенә керү ирекле булачак. Әйдәгез, буалы якташларыбыз белән бергә булып, алар өчен бергәләп җан атыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 18 декабрьдә республикада инвалид хатынкызлар арасында икенче тапкыр оештырылучы әлеге бәйгедә быел...