Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалы гаиләләргә МЧС огнетушительләр бүләк итте (+фото)

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20 ел тулу уңаеннан әлеге ведомство хезмәткәрләре Иске Тинчәле авылында яшәүче күп балалы әни Анастастасия Киренковага хезмәткәрләре огнетушитель, янгын турында хәбәр итүче җайланма тапшырдылар. Чираттагы мондый бүләкне Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин һәм халыкны район социаль яклау бүлегенең...

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20 ел тулу уңаеннан әлеге ведомство хезмәткәрләре Иске Тинчәле авылында яшәүче күп балалы әни Анастастасия Киренковага хезмәткәрләре огнетушитель, янгын турында хәбәр итүче җайланма тапшырдылар. Чираттагы мондый бүләкне Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин һәм халыкны район социаль яклау бүлегенең социаль хезмәт күрсәтү белгече Рәзилә Сибишева шәһәрдә яшәүче күп балалы әти Фәһим Хәкимовка бирелде. Бу гаилә әлеге җайланмаларның мөһимлеген үз тәҗрибәсендә яхшы белә, күптән түгел өйләре янып киткән иде. Айдар Хәйруллин огнетушитель белән эш итәргә өйрәтте, датчикны беркетеп калдырды. Моның өстенә янгын күзәтчелеге инспекторы гаиләләрдәге электр чыбыкларының, мичләрнең төзеклеген ткшерде. Янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20 ел тулу уңаеннан әлеге ведомство хезмәткәрләре Иске...