Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гармунчылар җыелган җирдә

Сугыш чоры көйләре, Җиңү турында "сөйләде" районның һәвәскәр гармунчыларының гармун телләре. Район мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбенә җыелган музыкантларның иң өлкәненә 74 яшь иде. Виртуозларны бергә җыю сәнгать мәктәбе укытучысы Сергей Восканян идеясе. Районның "энҗеләрен" укучыларга күрсәтәсе килде. Бу инициатива гармунчы-баянчыларның үзләренә дә ошады. Тагын бер кат бармакларны төймәләрдә биетеп...


Сугыш чоры көйләре, Җиңү турында "сөйләде" районның һәвәскәр гармунчыларының гармун телләре. Район мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбенә җыелган музыкантларның иң өлкәненә 74 яшь иде.
Виртуозларны бергә җыю сәнгать мәктәбе укытучысы Сергей Восканян идеясе. Районның "энҗеләрен" укучыларга күрсәтәсе килде. Бу инициатива гармунчы-баянчыларның үзләренә дә ошады. Тагын бер кат бармакларны төймәләрдә биетеп алырга күңелләр ашкынып тора бит. Әнә, аксакал баянчы Ленар Гыйззәтуллин үзе дә сугыш чоры баласы. Шул еллардагы "Хуш, авылым" композициясен уйнап, күңелләрне моңландырды, күзләрне яшьләндерде. Ленар абыйга алмашка чыккан 65 яшьлек Әлфәт Сәйранов гармун яшь тамашачаны "чит илгә алып китте" - итальян композиторы, дирижеры Витторио Монтиның скрипка өчен язылган "Чардаш" әсәрен баянда аеруча әсәрләнеп уйнады. Аннары Әлфәт абый "Сәйдәш маршы"н бүләк итте.
Аннан сәхнә урта яшьтәге гармунчыларга бирелде. Василий Матросов белән укучысы Александр Акулинин сугыш чоры җырларыннан попурри уйнаганда залдагылар җыр белән кушылды, Бигрәк тә легендар "Катюша"ны матур килеп чыкты. Остаз белән шәкертнең чыгышы тәмамлангач, сүзне чарага кунак итеп чакырылган район ветераннар Советы рәисе Николай Дементьев сүз алды.
-Дошманны җиңәргә җыр да булышты. Сез яңгыраткан көйләр күңелләрне "актарып" алды, - диде ул.
Аннан гармун телләре хәзерге тормыш турында "сөйләргә" керештеләр. Яшәү матурлыгы, мәхәббәт сафлыгы, туган якның газизлеге Интал Шәйхаттаров, Марат Миңгалиев, Илшат Әхмәтов, Газинур Хәйретдинов, Дамир Әхмәтшин, һәвәскәр җырчы, композитор Сәйдәш Хәсәнҗанов уйнаган көйләрдә яңгырады. Чараны әлеге сәнгать мәктәбенең яшь артистлары - Полина ?, "Эдельвейс", "Шатлык нуры" колективлары чыгышлары да бизәде. Ахырдан гармунчыларның бергә җыйган Сергей Восканян аларның һәрберсенә рәхмәт әйтте.
-Ә киләсе очрашуга пианинода уйнаучылар хәзерләнсен. Классик көйләр, матур музыка сагындырды, - диде ул.
Әлфинур Йосыпова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугыш чоры көйләре, Җиңү турында “сөйләде” районның һәвәскәр гармунчыларының гармун телләре. Район м...