Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гашыйклар көне җитте

Иртәгә изге Вәли, икенче төрле әйткәндә, Гашыйклар көне. Әлеге бәйрәм Россиядә XX гасырның 90нчы елларыннан бирле билгеләп үтелә. 14 февральдә кешеләр бер-берсенә мәхәббәт белдереп йөрәк рәвешендәге открыткалар, чәчәк бәйләмнәре, төрле сувенирлар бүләк итәләр. Ә безнең газета укучылар изге Вәли көнен ничек үткәрергә җыеналар? Бу хакта үзләреннән сораштырдык. Ильмир ХӘСӘНОВ, район...



Иртәгә изге Вәли, икенче төрле әйткәндә, Гашыйклар көне. Әлеге бәйрәм Россиядә XX гасырның 90нчы елларыннан бирле билгеләп үтелә. 14 февральдә кешеләр бер-берсенә мәхәббәт белдереп йөрәк рәвешендәге открыткалар, чәчәк бәйләмнәре, төрле сувенирлар бүләк итәләр. Ә безнең газета укучылар изге Вәли көнен ничек үткәрергә җыеналар? Бу хакта үзләреннән сораштырдык.
Ильмир ХӘСӘНОВ, район имам-мөхтәсибе:
- Ислам динендә ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мә-хәббәт никахтан соң гына башлана. Аңа кадәр булган мөнәсәбәтләр канун буенча кабул ителми. Шуңа да изге Вәли бәйрәме мөселман өчен ят нәрсә булырга тиеш. Безнең үзебезнең бөек дини бәйрәмнәребез бар бит. Яшьләр күбрәк шуларны үз итсеннәр иде.
Әзһәр ЗЫЯТДИНОВ, шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе директоры:
-Укучылар ел саен Изге Вәли көнендә бер-берсенә, укытучыларына хөрмәт белдереп, "валентинкалар" өләшә-ләр. Мин моны начар гадәт дип уйламыйм. Гәрчә бу бәйрәмне үзем кабул итмәсәм дә. Минем өчен рәсми бәйрәмнәр генә бар. Аларда гына якыннарыма бүләк ясыйм.
Гөлнур ШӘЙХЕТДИНОВА, Казан федераль университетының II курс студенты:
- Мин бу бәйрәмне көтеп алам. Яраткан егетем Айнурга одеколон, "валентинка" бирәчәкмен. Үзе узган ел мине кафега чакырды, чәчәк, открытка бүләк итте. Иң мөһиме яратуын аңлатты. Ә быел Вәли көне шимбәгә туры килә, без, берничә пар, дус кызымның квартирында бәйрәм итмәкче булабыз. Өстәлдәге ризыкларны да йөрәк рәвешендә бизәячәкбез.
Сергей ФОМИН, район үзәк дәваханәсе табибы:
-Изге Вәли көне безнең өчен гаилә бәйрәме ул. Хатыным Татьяна, балалар бер-беребезне котлыйбыз, "валентинка"лар бүләк итәбез. Ә кичен гаиләбез түгәрәк өстәл артына җыела. Традиция буенча әни безнең яраткан тортны пешерә. Яратуыбызны, кайгыртуыбызны белдереп, аны да котлыйбыз. Аннары бергәләшеп сыйланабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иртәгә изге Вәли, икенче төрле әйткәндә, Гашыйклар көне. Әлеге бәйрәм Россиядә XX гасырның 90нчы елл...