Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң көчлеләр – лицей-интернатта

Укучыларның бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының муниципаль этабының нәтиҗәләре билгеле. Аларда 176 укучы җиңүче һәм призер булып танылдылар. Бу узган уку елы белән чагыштырганда 2 мәртәбә диярлек артыграк. Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында иң югары команда күрсәткечләре лицей-интернатта. Әлеге уку йортының 24 укучысы җиңүче һәм призер булдылар. Икенче урында Р. З....


Укучыларның бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының муниципаль этабының нәтиҗәләре билгеле. Аларда 176 укучы җиңүче һәм призер булып танылдылар. Бу узган уку елы белән чагыштырганда 2 мәртәбә диярлек артыграк.
Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында иң югары команда күрсәткечләре лицей-интернатта. Әлеге уку йортының 24 укучысы җиңүче һәм призер булдылар. Икенче урында Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп (21 укучы). Авыл урта мәктәпләре арасында Адав-Толымбай (9 укучы) һәм төп гомуми мәктәпләрдән Түбән Наратбаш (3укучы) иң өлгерләр. Республика олимпиадаларының район этабында лидерлар булып шулай ук лицей-интернат (9 укучы), Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп (8 укучы) һәм 2 номерлы лицей (7 укучы) танылдылар. Авыллардан беренчелек Алших мәктәбендә. Әлеге уку йортыннан 10 сыйныф укучысы Екатерина Арланова һәм Боерган мәктәбенең 11 сыйныфында белем алучы Арина Хлынова чуаш теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында район данын ышанычлы якладылар - призерлар булдылар.
Олимпиадаларның региональ этаплары дәвам итә. Укучыларга җиңүләр телибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучыларның бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының муниципаль этабының нәтиҗәләре билгеле.