Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игелекле эшләр эстафетасы

с -Мәктәпләр коллективлары, мәдәният, социаль яклау бүлеге һәм башка хезмәтчелекләр хезмәткәрләре үткәргән әлеге чаралар хәйриячелекне дә, территорияләрне төзекләндерүне дә, ветераннарга, балаларга, өлкәннәргә, ялгыз яшәүче кешеләргә адреслы ярдәм итүне дә үз эче-нә ала, -ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, "Президент белән бергә" хәрәкә-те активисты Лилия Садретдинова. Акциягә старт...


с
-Мәктәпләр коллективлары, мәдәният, социаль яклау бүлеге һәм башка хезмәтчелекләр хезмәткәрләре үткәргән әлеге чаралар хәйриячелекне дә, территорияләрне төзекләндерүне дә, ветераннарга, балаларга, өлкәннәргә, ялгыз яшәүче кешеләргә адреслы ярдәм итүне дә үз эче-нә ала, -ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, "Президент белән бергә" хәрәкә-те активисты Лилия Садретдинова.
Акциягә старт бирелгән көнне үк картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт хезмәткәрләре "Минем туганнарым" хәйрия акциясе кысаларында ан-да яшәүчеләрнең туганнарын эзләп табып, аларны скайп аша аралаштырдылар. Социаль яклау бүлеге белгечләре "Эшлә. Өй-рән. Бүлеш. Үзгәр" девизы астында аз керемле гаи-ләләргә хәйрия ярдәме күрсәтү өчен спонсорлар эзләделәр. Аның кысаларында ведомствоара исәп-тә торучы 15 гаилә колачланды инде. Ә "Толерантлык - тынычлыкка юл" дип аталган чарага төрле категория балаларны чакырып, яхшы мөнәсәбәтне дәвам итү, әңгәмәдәшен тыңлый, уртак тел таба белүне, ихтирам итүне, башкаларның җитешсезлегенә яхшы мө-нәсәбәттә булуны өйрәтү максатында сюжетлы-рольле уеннар оештырдылар. "Авыр" яшүсмерләр белән дә, әниләр һәм балалар белән дә чаралар үткәрелде. Социаль хез-мәт күрсәтүгә мохтаҗ ветераннарга, шул исәптән 4 сугыш инвалидына һәм 5 катнашучысына, 97 тыл хезмәтчәненә, 22 сугыш толына түләүсез өстәмә көнкүреш һәм медицина хезмәте күрсәттеләр - юдылар-җыештырдылар, сәламәтләндерү процедуралары үткәрделәр. Тү-ләүсез консультация, матди ярдәм Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә үт-кән чара вакытында Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтләрне бе-терүдә катнашучыларга һәм аларның толларына да күрсәтелде.
22 апрельдә "Георгий тасмасы" хәйрия акциясе старт алды. Укучылар, студентлар, мәдәният хезмәт-кәрләре тасмаларны шә-һәрлеләргә, автомобиль йөртүчеләргә, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүче ветераннарга өләштеләр. Соңгыларына концерт номерлары да бүләк иттеләр. Буа дәүләт драма театрында "Бердәм гаиләдә" дип исемләнгән концерт булды. Георгий тасмаларын ЗАГС бүлегендә дә өләштеләр - "Ана капиталы"н алучыларга. Бөек Җиңү көне якынлашканда сугыш ветераннары, сугыш толлары, тыл хез-мәтчәннәре аерым игътибар үзәгендә.
- Тимурчылар , волонтерлар - барлык мәктәпләр укучылары, социаль белем бирү академиясенең Буа филиалы, ветеринария техникумы, медицина училищесы студентлары ветераннарга, өлкәннәрнең өй-ләренә барып хәлләрен белделәр, төрле эшләрен-дә ярдәм иттеләр. Шулай ук ветераннар яшәгән урамнарны, һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр тирәләрен, ветераннар җирләнгән каберләрне төзекләндерде-ләр, җыештырдылар,-ди Лилия Назыймовна. Туган якны өйрәнү музее хезмәт-кәрләре сугыш ветераннары турындагы баннерларга фотоматериаллар әзерлиләр. Биредә хәрби тематикага материалларны Бө-ек Ватан сугышының республика виртуаль музее сайтына кую өчен корреспондент пункты да ачылды.
- Мондый игелекле эшләр бер атна белән генә чикләнмичә, даими уздырылсын һәм анда мөмкин ка-дәр күбрәк игелекле кеше катнашсын,- ди Лилия Садретдинова.
Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игелекле эшләр эстафетасы