Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловның буалыларга Яңа ел котлавы

Кадерле буалылар! Яңа 2016 ел башланырга бик аз вакыт калды. Әлеге чын мәгънәсендә халык бәйрәмен билгеләп үтү - безнең иң матур һәм күңелле традицияләребезнең берсе. Иң якын һәм кадерле кешеләребез белән Яңа елны каршылап, без аннан аерым яктылык, җылылык һәм шатлыклар көтәбез. Үтеп баручы елны озатып, аңа кыскача йомгак ясыйсы...

Кадерле буалылар!
Яңа 2016 ел башланырга бик аз вакыт калды. Әлеге чын мәгънәсендә халык бәйрәмен билгеләп үтү - безнең иң матур һәм күңелле традицияләребезнең берсе. Иң якын һәм кадерле кешеләребез белән Яңа елны каршылап, без аннан аерым яктылык, җылылык һәм шатлыклар көтәбез.
Үтеп баручы елны озатып, аңа кыскача йомгак ясыйсы килә. Күпләребез өчен ул мөһим вакыйгалар бе-лән тулы булды. 2015 ел Республикабыз, шул исәп-тән Буа районы өчен дә динамикалы булды. Сезнең белән бергә без ул иң якын елларда имин һәм уңышлы булсын өчен хез-мәт куйдык.
Агропромышленность комплексындагы уңышлар сөендерә: 2015 елда районның барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме гамәлдәге бәя-ләрдә 3 миллиард 975 миллион сум (2014 ел дә-рәҗәсенә карата 110 процент), шул исәптән үсемлекчелек буенча - 1 миллиард 737 миллион сум, терлекчелек буенча 2 миллиард 238 миллион сум тәшкил итә. Район игенчеләре тарафыннан уртача уңдырышлылык гектардан 22 центнер шартларында 128 мең тонна бөртек җитештерелде, шикәр чөгендеренең тулай җыемы уртача уңыш гектардан 352,7 центнер шартларында якынча 275 мең тонна тәшкил итте.
Халыкка лаеклы тормыш дәрәҗәсе тәэмин итеп, район динамикалы үсә. Агымдагы елда яшь микрорайонда 140 урынлык озак көтелгән "Светофорик" балалар бакчасы ачылды. Шәһәрнең төньягында яңа төзелешләр арасында 80 урынлык "Миләшкәй" балалар бакчасы төзелеше ахырына якынлаша.
Республика Президенты кушуы буенча кертелгән 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисади үстерү стратегиясе Югары Лашчы, Зур Фролово төп, Килдураз ур-та гомуми белем бирү мәк-тәпләрен, "Акчарлак" җәй-ге лагерен реконструкцияләү һәм капиталь ремонт-лау буенча зур планнарны гамәлгә ашыру мөм-кинлеге бирде. 2010-2015 елда республика мәгарифен үстерү Стратегиясе кысаларында "Киләчәк"-"Будущее" программасы буенча районда элегрәк тә күп нәрсәләр эшләнде. Алдагы планнарда - 4 балалар бакчасын ремонтлау, шә-һәргә Мәдәният үзәге бү-ләк итү, күптән түгел генә яңа ФАП ачылган Әлши авылында яңа мәктәп салу.
Җиңү көне бәйрәмен иң ях-шы бизәү һәм әзерләү буенча республиканың муниципаль районнары һәм шә-һәр округлары арасында игълан ителгән конкурс йомгаклары буенча безнең район 1 миллион сум кү-ләмендә грант алды. Әле-ге средстволар шәһәр үзәк паркында Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясен төзүгә юнәлтелде.
Узган елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү мөһим вакыйга булды. Бүген Буа районында 60 ветеран яши һәм безнең һәрберебезнең бурычы - фашизмны җи-ңүчеләргә һәм баш өстен-дә аяз күк йөзе бүләк итүчеләргә җылылык һәм кайгыртучанлык күрсәтү.
Хөрмәтле буалылар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче 2016 ел бе-лән котлыйм! Быел башланган барлык уңай үзгә-решләр киләсе елда да чагылыш тапсын, ә районыбызның, республиканың һәм илебезнең социаль-икътисади үсешенең яхшы темплары киләчәккә ышанычлы нигез салсыннар. Яңа ел барысына да яңа планнар, өметләр алып килсен һәм яңа хезмәт батырлыкларына рухландырсын, уңай үзгәрешләр, тотрыклылык, төзелеш-ләр, килешүчәнлек һәм иминлек елы булсын!
Ихлас тәбрикләүләремне кабул итегез: Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәла-мәтлек, бәхет һәм чәчәк ату телим! Яңа ел өйләрегезгә яхшылыкка ышаныч, тынычлыкка һәм иминлеккә өметләр белән керсен, бәхет алып килсен, энергия, оптимистлык һәм күтәренке кәеф бүләк итсен, барлык башлангычларыгызда һәм эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев