Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Нечкәбил” конкурсы нәтиҗәләре билгеле. Безнең Ләйсән ничәнче? (+ фоторепортаж)

Кичә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Нечкәбил" ана матурлыгы һәм гаилә XI республика конкурсының финалы булды. Республиканың 10 районыннан һәм Казан шәһәреннән җыелган 12 гаилә гаилә традицияләре белән таныштырдылар. Ләйсән һәм Рөстәм Сәмәрхановлар кызлары Резеда, уллары Раян белән үз гаиләләре, мәхәббәтләре турында буыннан буынга күчүче корама юрган тарихына бәйләп бәян...

Кичә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Нечкәбил" ана матурлыгы һәм гаилә XI республика конкурсының финалы булды. Республиканың 10 районыннан һәм Казан шәһәреннән җыелган 12 гаилә гаилә традицияләре белән таныштырдылар. Ләйсән һәм Рөстәм Сәмәрхановлар кызлары Резеда, уллары Раян белән үз гаиләләре, мәхәббәтләре турында буыннан буынга күчүче корама юрган тарихына бәйләп бәян иттеләр.

Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләделәр. Ләйсән иң-иңнәр арасында. Активлыгы, искиткеч чыгышлары, хәйрия акцияләрен күп үткәргәне өчен аңа "Иң Нечкәбил" исеме бирелде. Ул шулай ук "Иң назлы ханым Нечкәбил" номинациясендә, "Нечкәбил" оештырган интернет тавыш бирүдә җиңде. Аңа тагын Wday.ru! порталыннан да бүләк тапшырылды - алар үткәргән тавыш бирүдә ул икенче. Кыскасы, Ләйсән Сәмәрханова "Нечкәбил-2015" конкурсында иң күп бүләк җыйды. Тәбриклибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кичә Казанның “Пирамида” мәдәникүңел ачу комплексында “Нечкәбил” ана матурлыгы һәм гаилә XI республи...