Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Раил Садриев: "Буа – театр башкаласына әвереләчәк" (+афиша)

1 марттан Буа театрлар "башкаласына" әвереләчәк - бер ай дәвамында Буа дәүләт драма театры сәхнәсендә спектакльләр куелачак. Бу хакта тулырак сөйләтү өчен театрның җи-тәкчесе Раил САДРИЕВка мөрәҗәгать иттек. - Алдагы елларда "Театраль Буа" язын һәм көзен декада рәвешендә генә үткә-релсә, быел аны айлык итәргә карар кылдык. Шушы вакыт эчендә сәхнәбездә...

1 марттан Буа театрлар "башкаласына" әвереләчәк - бер ай дәвамында Буа дәүләт драма театры сәхнәсендә спектакльләр куелачак. Бу хакта тулырак сөйләтү өчен театрның җи-тәкчесе Раил САДРИЕВка мөрәҗәгать иттек.
- Алдагы елларда "Театраль Буа" язын һәм көзен декада рәвешендә генә үткә-релсә, быел аны айлык итәргә карар кылдык. Шушы вакыт эчендә сәхнәбездә 20гә якын театр 27 спектакль күрсәтәчәк, башка чаралар да булачак. Аларны республиканың гына түгел, ә Мордовия, Удмуртия, Марий Эль, Чуашстан республикалары, Мәскәү, Димитровград шәһәр-ләре театрлары тәкъдим итәчәк. Чуаш театрыннан кала, алар барысы да рус телендә уйнаячак. Татарстанның театр эшлеклеләре Берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев аны киләчәктә фестиваль форматында үткәрү тәкъдиме белән мәдәният министрына мөрәҗәгать итте. Хәер, ул бүген дә фестивальдән кайтыш түгел. Спектакльләр теләсә нинди зәвыкны канәгатьләндерерлек. Театр сөючеләргә ташламалар да каралган. 5 яки 10 спектакльгә абонементлар сатып алырга мөм-кин. Бу очракта аларның бәяләре шактый арзанаячак. Шулай ук спектакльгә килгән көнне лотерея билетлары алып була. Кыйммәтле призлар уйнатылачак.
- Ә нәни тамашачылар турында онытмадыгызмы?
- Юк, билгеле. Алар өчен әкият-спектакльләрне төрле театрлар татар һәм рус телләрендә тәкъдим итәчәк. Әти-әниләр колагына шуны гына җиткерәсем килә - мәдәнияткә якын бала беркайчан да кыек юлга басмаячак, ә спектакльдән үзе дә сизмәстән уңай якка үзгәреп чыгачак. Без дә үз чиратыбызда моңа һәм үзебезгә алмаш әзерләүгә азмы-күпме өлеш кертергә тырышабыз. "Ният" конкурсы да шу-ның бер мисалы.
- Аңа нәтиҗә дә шушы айлыкта ясалачак бит.
- Әйе. Ул 12 мартта булачак. Быел "Ният" төбәкара конкурс итеп үткәрелә. Анда Ульяновск, Самара, Пенза өлкәләре, Чуашстан, Мари Эл, Мордовия республикалары, Татарстанның биш районы балалар театр коллективлары да катнаша. Конкуренция көчле. Жюри рәисе - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия апа Мәхмүтова. Җи-ңүчеләргә бүләкләр саллы - Кырымга, башка лагерьларга юлламалар. Тантанага "Ният"тән үсеп чыккан, бүген К. Тинчурин исемендәге театр артисты Гүзәл Галиуллинаны да чакырдык.
- Раил Илдарович, ә Буа театры нинди спектакльләр әзерли?
- Үзебез берничә мәртәбә чыгыш ясаячакбыз. 7 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Ильяс Киньягулов концерты булачак. "Байбичәләр" спектаклен күрсәтәчәкбез. Һәм ике премьера көтә. Флорид Бүләковның "Әминәнең җенләнүе" дигән әсәре буенча куелганы артист-кабыз Әминә Шәрәфетдинованың 60 яшьлек юбилеена багышлана. Икенчесендә, Ренат Харис театрның 100 еллыгы уңаеннан махсус иҗат иткән тарихи спектакльдә Казан артистлары да уйнаячак. 26 мартта зур кунаклар, театрның попечительләре катнашында конференция булачак. Анда театрыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге, 100 еллыгын үткәрү турында сөйләшәчәкбез. Форсаттан файдаланып, буалыларны спектакльләргә чакырам. Билетларның яртысы сатылды инде.


Редакциядән: театр сөючеләр игътибарына Буа театры бинасында узачак тамашаларның афишасын тәкъдим итәбез.
1 мартта 19 сәгатьтә Яр Чаллы драма театрының "Аты барның - дәрте бар" спектакле.
2 мартта 19 сәгатьтә Удмурт милли драма театрының "Недоросль" спектакле.
3 мартта 15 сәгатьтә Мари милли драма театрының "Блин-2", 19 сәгатьтә "Русский секрет" спектакльләре.
4 мартта 19 сәгатьтә Әтнә драма театрының "Ай булмаса, йолдыз бар" спектакле.
6 мартта 19 сәгатьтә Әлмәтнең "Сәяр" труппасының "Тәүбә" спектакле.
7 мартта 19 сәгатьтә Ильяс Киньягуловның "Назлы затларга бүләгем" концерты.
10 мартта 19 сәгатьтә Г. Камал исемендәге академия театрының "Сөясеңме, сөймисеңме" спектакле.
11 мартта 13.30 сәгатьтә "Әкият" курчак театрының "Сертотмас үрдәк", 19 сәгать-тә Г. Кариев исемендәге татар яшь тама-шачы театрының "Кичер мине, әнкәй" спектакльләре.
12 мартта 11 сәгатьтә "Ният" төбәкара конкурсына нәтиҗә ясау, 17 сәгатьтә Буа драма театрының "Байбичәләр"спектакле.
13 мартта 19 сәгатьтә Мордва милли драма театрының "Крыша поехала" спектакле.
14 мартта 13.30 сәгатьтә "Как Баба-яга дочек замуж отдавала" әкияте, 19 сәгать-тә "Не в свои сани не садись" спектакле.
15 мартта 13.30 сәгатьтә М. Сеспель исемендәге чуаш яшь тамашачы театрының "Клочки по закоулочкам", 19 сәгатьтә "Чебоксарская невеста" спектакльләре.
16 мартта11.00, 13.30 сәгатьләрдә "Әкият" курчак театрының "Дюймовочка" әкиятләре.
17 мартта 19 сәгатьтә Димитровград драма театрының "Божьи одуванчики" спектакле.
21 мартта 19 сәгатьтә Мәскәү шәһәренең "Яңа Сәнгать театры" һәм "Четвертая стена" театрының "Биография" спектакле.
22 мартта 19 сәгатьтә Түбән Кама драма театрының "Кызлар кызык итәләр" спектакле.
23 мартта 19 сәгатьтә К. Тинчурин исемендәге театрның "Бер күрешү - үзе бер гомер" спектакле.
24 мартта 19 сәгатьтә Минзәлә драма театрының "Буйдаклар" спектакле.
25 мартта 19 сәгатьтә Буа драма театрының "Әминәнең җенләнүе"премьерасы.
26 мартта 10 сәгатьтә "Буа дәүләт драма театры: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" конференциясе, 19 сәгатьтә Буа драма театрының "Афәрин, артист" премьерасы.
28 мартта 19 сәгатьтә - "Афәрин, артист".
29 мартта Александр Бәширов катнашында "Тумбочка" шоу-эмоциясе премьерасы.
Белешмәләр өчен телефоннар: 3-73-44, 3-73-45.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев