Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Салкус” ансамбле җиңүләрен ишәйтә

Ырыңгы авылы мәдәният йортының Василий Матросов җитәкчелегендәге "Салкус" ("Чишмә") халык фольклор ансамбле танылу даирәсен киңәйтә бара. Күптән түгел ул чуаш милли телерадиокомпаниясе үткәргән "Гомерлек чишмәләр" регионара радиоконкурсының "Халык традицияләрен саклаучылар" номинациясендә җиңү яулады. Районда, республикада, аннан читтә күп чыгышлар ясаучы, төрле конкурс-бәйгеләр җиңүчесе "Салкус" әлеге бәйгедә катнашуга чакыруны җәй айларында...


Ырыңгы авылы мәдәният йортының Василий Матросов җитәкчелегендәге "Салкус" ("Чишмә") халык фольклор ансамбле танылу даирәсен киңәйтә бара. Күптән түгел ул чуаш милли телерадиокомпаниясе үткәргән "Гомерлек чишмәләр" регионара радиоконкурсының "Халык традицияләрен саклаучылар" номинациясендә җиңү яулады.
Районда, республикада, аннан читтә күп чыгышлар ясаучы, төрле конкурс-бәйгеләр җиңүчесе "Салкус" әлеге бәйгедә катнашуга чакыруны җәй айларында ук алган иде. Төгәл-рәге, чыгышларын - туй, уен, хор җырларын радиодан килеп яздырып киттеләр. Сайлап алу турында тавышны радио тыңлаучылар бирделәр.
- Чуашстанның үзеннән ге-нә дә 500 фольклор коллективы җырларын яңгыраткан конкурс дәвамында. Ә тагын йөзләбе Татарстаннан, Башкортстаннан, Ульяновск өлкәсеннән, Мари-Эльдан, башка тө-бәкләрдән кушылган. Гала-концертка исә 23е килеп җитте,- ди Василий Матросов. Җиңүчеләрне фольклор буенча әйдәп баручы белгеч Зинаида Козлова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри билгеләгән.
Гала-концерт Чабаксар шәһәренең 1300 тамашачы сыйдырышлы Төзү-челәр сараенда шыгрым тулы зал белән узган.
- Анда чыгыш ясау дулкынландырды да, шатландырды да. Иң мөһиме - тамашачы безне яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде,- ди ансамбль әгъзасы Галина Матросова. Ә коллективта барлыгы 16 кеше чыгыш ясый. Барысы да ырыңгылар. Җырларны үзләре төрле милли уен коралларында уйнап башкаралар. Конкурс тагын киемнәрнең сәхнә өчен махсус түгел, ә өйдә тукылган материаллардан тегелгән борынгы булуы белән кыйммәтле. Баш киемнәре дә буыннан буынга күчеп сакланган. Күбесе ансамбльчеләрнең үзләрендә бар, кайберләрен башка авыллардан да сораганнар.
Милли традицияләрне, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклаучы, яшь буынга җиткерүче "Салкус" бу көнне җиңүе өчен бүләкләр белән бергә киләчәктә төрле төбәкләрдә узачак конкурс-бәйгеләргә дә чакыру алды. Аларда да уңышлар телибез.
Әлфия
ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ырыңгы авылы мәдәният йортының Василий Матросов җитәкчелегендәге “Салкус” (“Чишмә”) халык фольклор а...