Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Суыткычта – искергән эремчек һәм...

Кайбер балалар бакчаларында срогы чыккан ашамлыклар сакланган, мәктәпләрдәге сыйныф такталарында акбур һәм чүпрәк куярга махсус киштәләр юк - район мәгариф учреждениеләрендә СанПин нормалары үтәлешен тикшерүләр шуны күрсәтте. Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа һәм Тәтеш районнары территориаль бүлеге начальнигы Артур Хәсәнов белдерүен-чә, мондый планлы тикше-рү Түбән Наратбаш, Күл Черкене авылларының...


Кайбер балалар бакчаларында срогы чыккан ашамлыклар сакланган, мәктәпләрдәге сыйныф такталарында акбур һәм чүпрәк куярга махсус киштәләр юк - район мәгариф учреждениеләрендә СанПин нормалары үтәлешен тикшерүләр шуны күрсәтте.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа һәм Тәтеш районнары территориаль бүлеге начальнигы Артур Хәсәнов белдерүен-чә, мондый планлы тикше-рү Түбән Наратбаш, Күл Черкене авылларының балалар бакчаларында, мәк-тәпләрендә үткәрелде. Аның барышында норма бозуның 47 факты теркәлде.
Түбән Наратбашта Биредәге балалар бакчасында җылыту приборларында сабыйлар пешмәсен өчен саклагыч җайланмалар булмавы ачыкланды. Шулай ук урын-җир әй-берләре, өстәл һәм урындыклар, уенчыклар, савыт-саба маркировкаланмаган, балалар йомшак уенчыклар белән уйныйлар (бу СанПин нормасына каршы килә). Сабыйларны ашатуда да хилафлыклар бар: тиз бозылучы продуктлар журналында азыкның әзерләү вакыты язылмаган, якынча меню бакча мөдире тарафыннан расланмаган һәм суыткычтан ашарга яраклылык срогы чыккан эремчек табылды. Соңгы гаеп - персоналның медицина кенәгәсендә энтеробиозга тикшерү үтү һәм прививкалар ясату буенча билгеләр юк.
Мәктәптә беренче баскычта укучылар өчен дәрес расписаниеләре предметларны өйрәнү катлаулылыгы буенча төзелмәгән. Сыйныф бүлмәләрендә бүлмә температурасын күрсәтүче термометрлар, такталарда акбур, чүпрәк кую өчен киштәләр, остаханәдә махсус киемнәр юк. Спорт маталарын көн саен юар өчен сабынлы-содалы эремә куелмаган, балалар елга 4 тапкыр педикулезга тикшерелми, юыну бүлмә-сендә кайнар су юк һәм башкалар.
Күл Черкенендә
Мондагы балалар бакчасында санитар нормаларны охшаш бозу очраклары бар. Барлыгы 12 факт. Аермалы буларак, биредә савыт-саба юу урынының һәм җайланмаларының дөрес җиһазландырылмавы, кимерүчеләр үтеп ке-рүдән саклык чаралары күрелмәве ачыкланган.
Тикшерүчеләр әлеге авыл мәктәбендә дә Түбән Наратбашныкындагы кебек санитар кагыйдә бозу очракларына тап булдылар. Алар шулай ук азык рационының сыйфатына һәм исәбенә, складтагы дымлылыкка, һава температурасына контроль булмавына, химия, биология, физика кабинетларында кул югыч куелмавына игътибар иттеләр.
Әлеге ике авылдагы балалар бакчалары, мәктәп җи-тәкчеләренә карата беркетмә тутырылды, билгеле бер срок эчендә җитешсезлекләрне бетерү турында кисәтү ясалды.
Әлфинур ЙОСЫПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбер балалар бакчаларында срогы чыккан ашамлыклар сакланган, мәктәпләрдәге сыйныф такталарында акб...