Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төп дәүләт имтиханы. Үзгәрешләр бар

Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфлары өчен үтә җаваплы чор - имтиханнар вакыты якынлаша. Унберенчене тәмамлаучыларга булган үзгәрешләр турында газета битләрендә язып чыккан идек инде. Бүген сүз тугызынчылар өчен яңалыклар турында. Район мәгариф идарәсе методисты, төп дәүләт имтиханын үткәрү буенча җаваплы координатор Илсөяр Заһретдинова әйтүенчә, быел тугызынчылар өчен имтихан үткәрү пунктлары ике җирдә...


Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфлары өчен үтә җаваплы чор - имтиханнар вакыты якынлаша. Унберенчене тәмамлаучыларга булган үзгәрешләр турында газета битләрендә язып чыккан идек инде. Бүген сүз тугызынчылар өчен яңалыклар турында.
Район мәгариф идарәсе методисты, төп дәүләт имтиханын үткәрү буенча җаваплы координатор Илсөяр Заһретдинова әйтүенчә, быел тугызынчылар өчен имтихан үткәрү пунктлары ике җирдә - М. Вахитов исемендәге гимназиядә һәм Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә урнашачак. Катгыйлык бердәм дәүләт имтиханнарындагы кебек - пунктлар офлайн режимында видеокүзәтү системасы һәм стационар һәм күчереп йөртелүче металл эзләгечләр белән җиһазланачак. Имтихан вакытында укучыларга бер-берсе белән сөйләшү-аралашу, аудитория һәм имтихан үткәрү пункты буйлап рөх-сәтсез йөрү тыела. Шулай ук кесә телефоннары, электрон-исәпләү техникасы, фото-аудио-видео аппаратура, белешмә материаллар, язмалар һәм мәгълүмат саклаучы һәм йөртүче башка чаралар алып керергә дә ярамый. Болары күптән шулай иде инде. Рус теле буенча кулланырга яраклы әсбаплар исемлеген имтихан үткәрү пункты урнашкан белем би-рү учреждениесе тәкъдим иткән орфографик сүзлек, математикадан линейка тәшкил итә. Кайбер фәннәрдә программалаштырылмаган калькулятор, карандаш, шулай ук белем бирү учреждениесе тәкъдим иткән география атласы алып керү рөхсәт ителә.
Фәннәргә килгәндә, тугызынчылар рус теленнән һәм математикадан мәҗбүри имтихан тапшырачаклар. Сайлау буенча фәннәрдән төп дәүләт имтиханын тугызынчыдан соң урта-махсус уку йортына керүчеләр һәм унынчыга профильле сыйныфларга баручылар тапшырырга тиешләр. Имтиханнар үтәчәк көннәр дә билгеле. Ул 27 майда математика белән башланачак. 29 майда - җәмгыять белеме, химия, рус әдәбияты, информатика, татар, чуаш телләре, 3 июньдә - рус те-ле, 5 июньдә география, тарих, биология, чит телләр, татар, чуаш әдәбияты буенча имтихан көтә. Быел тугызынчы сыйныфны 505 укучы тәмамлый. Аларның 503е төп дәүләт имтиханы, икесе сәла-мәтлекләренә бәйле рәвештә дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырачаклар.
Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Редакциядән: 16 апрель көнне 9дан 10 сәгатькә кадәр Илсөяр Заһретдинова һәм район мәгариф идарәсе методисты, бердәм дәүләт имтиханын үткәрү буенча җаваплы координатор Илсур Хәсәнов турыдан-туры элемтәдә булачаклар. Аларга имтиханнарга кагылышлы сорауларыгызны 3-54-88 телефон номеры буенча шалтыратып бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев