Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңача исәпләү: сумнарда түгел, балларда

Быелдан пенсияләрне яңача саный башлыйлар. Ничек? Әлеге язмада шуны ачыкларга тырышырбыз. Яңа пенсия формуласының иң зур үзенчәлеге - ул хәзер сумнарда түгел, ә балларда исәпләнәчәк. Эш бирүче Россия Пенсия фондына безнең хезмәт хакы фондыннан 22 процент түли. Кергән акчаларны шунда ук балларга әверелдерәләр. Ә кеше пенсиягә чыккач балларны кабат сумнарга...


Быелдан пенсияләрне яңача саный башлыйлар. Ничек? Әлеге язмада шуны ачыкларга тырышырбыз.
Яңа пенсия формуласының иң зур үзенчәлеге - ул хәзер сумнарда түгел, ә балларда исәпләнәчәк. Эш бирүче Россия Пенсия фондына безнең хезмәт хакы фондыннан 22 процент түли. Кергән акчаларны шунда ук балларга әверелдерәләр. Ә кеше пенсиягә чыккач балларны кабат сумнарга әйләндереп саныйлар. Яңа формуланы уйлап табучылар исә-бенчә, болай эшләү безнең пенсияләрне инфляциядән саклаячак.
Пенсияне яңача исәпләү буенча страховкалау пенсиясе алу өчен 6,6дан ким булмаган балл һәм җитәрлек стаж кирәк. Игътибар, әгәр баллар яки стаж җит-мәсә, пенсиягә биш елга соңрак чыгарга туры килә-чәк. Төгәлрәк итеп әйтсәк, хатын-кызлар - алтмышта, ә ир-егетләр алтмыш биш-тә. Бу очракта аларга страховкалау пенсиясеннән шактый ким суммада булган социаль пенсиягә генә исәп тотарга кала. Бүген ул уртача 4,4 мең сум тәшкил итә.
Хезмәт хакы күбрәк булган саен зуррак баллар туплана. Ләкин Пенсия фондына взнослар максимум еллык хезмәт хакының 711 мең сум яки айлык 60 мең сум чик суммасына кадәр генә исәпләнеп алына. Моннан югарырак суммада эшләп алынганы булачак пенсиягә тәэсир итми. Ел саен бу сумма индексацияләнә. Ягъни әгәр кеше ай саен 60 мең сум хезмәт ха-кы алса, ул елга максимум 7,39 балл туплый. Дөрес, мондый хезмәт хакы белән әле бездә сирәк кеше мактана ала. Димәк, күпчелек-кә чикләүләр дә янамый.
Соңгы елларда пенсиягә чыгуның чик яшен арттыру турында да күп сөйләде-ләр, ләкин дәүләт бу адымга бармады. Аның каравы пенсионерларны озаграк эшләүгә җәлеп итү алымы уйлап тапты - әй-тик, кеше билгеләнгән яшьтә, хатын-кызлар - ил-ле биштә, ир-егетләр - алтмышта, лаеклы ялга чыкмыйлар икән, аның баллары премия коэффициентларына тапкырлана. Әйтик, ике хатын-кыз 115әр балл җыйдылар ди. Алар һәрберсе үз вакытында өч балалары белән ел ярымышар декрет ялында булганнар. Икесе дә пенсия яшенә җиткәннәр һәм аларга айлык 12345 сумлык пенсия исәпләгәннәр. Әмма аларның берсе пенсия яшенә җиткәч тә, тагын ике ел хезмәт куйган һәм пенсиясе 14079 сумга җиткән.
"АиФ" газетасыннан алынды.

Фото http://news.rambler.ru/18275038/ алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быелдан пенсияләрне яңача саный башлыйлар. Ничек? Әлеге язмада шуны ачыкларга тырышырбыз.