Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Зур су” очрагына хәстәрлек

Быел яз "законлы" килә - һава температурасы көндезләрен плюс 4-6 градуска кадәр күтәрелә, төннәрен исә туңдыра. Шул сәбәпле "зур су" барлыкка килми. Синоптиклар алдагы ике атнада да шундый һава торышы вәгъдә итәләр. Әмма ул көтмәгәндә үзгәреп куярга да мөмкин. Өченче ел, әнә, кары да аз булды, ә иртә яз һәм...


Быел яз "законлы" килә - һава температурасы көндезләрен плюс 4-6 градуска кадәр күтәрелә, төннәрен исә туңдыра. Шул сәбәпле "зур су" барлыкка килми. Синоптиклар алдагы ике атнада да шундый һава торышы вәгъдә итәләр. Әмма ул көтмәгәндә үзгәреп куярга да мөмкин. Өченче ел, әнә, кары да аз булды, ә иртә яз һәм көчле яңгырлар аркасында шәһәрнең уйсу җирләрендә урнашкан йортларның хәтта идән асларына су керде.
111 номерлы янгын часте начальнигы Расыйх Шәрә-фетдинов әйтүенчә, бу га-дәттән тыш хәл түгел һәм өйләренең, каралты-кураларының иминлеген беренче чиратта хуҗалар үзләре кайгыртырга тиеш-ләр. Моның өчен әллә нинди катлаулы эшләр майтарырга кирәкми. Нигездә тү-бәләрне, нигезләрне кардан вакытында арындыру, канаулар казу, җыелып торган суны ерып җибәрү, ул кермәсен өчен киртәләр ясау дә җитә. Ел саен су баскан очракта инде нигезләрне, уйсу урыннарны күтәртү, ныгыту мәслихәт. Ә бездә, гадәттә, киресен-чә килеп чыга. Кайберәү-ләр үз территорияләрен дә бу уңайдан карап тотмыйлар, шуның өстенә йорт каршыларындагы су агучы торбаларны чүп түгү урынына әверелдерәләр. Ә су баса башлагач, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә тотыналар. Моны ваемсызлык, башкалар хезмәтен санга сукмау дими, ни ди-сең?! Янгын сүндерүчеләр-нең, коткаручыларның, "Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" җәм-гыяте хезмәткәрләренең вазифалары ишегалларыннан, идән асларыннан су суырту түгел.
"Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" җәм-гыяте директоры Айрат Яфизов сүзләренә караганда, алар үз бурычларына кергән хезмәтне башкарганнар инде. Шәһәр урамнарындагы су агучы торбаларны кардан, чүп-чардан чистартып чыкканнар, су юлын бүлү, киртә ясау өчен ком тутырылган капчыклар әзерләгәннәр. Ялгыз яшәүче өлкән кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен дә кире какмаганнар - капка төпләрен кардан арындырганнар. Монда көрәк-ләрне дә, техниканы да эшкә җиккәннәр.
"Волгодорстрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Буа филиалы җирле билгеләнүдәге юлларны карап тоту өчен җаваплы.
- Безнең карамакта су агучы күперләр һәм 291 торба исәпләнә. Аларның барысын да чистартып бетердек. Ком тутырылган капчыклар да, инертлы материал да, техника да әзер. Зөя елгасында су күтәрел-гәч, Килдураз, Немчиновка авыллары һәм элеккеге кондитер фабрикасы янындагы күперләр янында техника белән тәүлек дәвамында кизү торачакбыз. Су күтәрелә башлады. Килдураз күперенең култыксаларын төшереп куйдык,- ди директор Айрат Айзатуллин. Күперләр янында 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары һәм 111 номерлы янгын сүндерү часте хезмәткәр-ләре дә моторлы көймә-ләр белән тәүлек дәвамында кизү торачаклар. Икенче бер юл хезмәтчелеге - "Татавтодор"ның Апас филиалының Буадагы участогында шулай ук ком тутырылган капчыклар хәстәрләнгән, су басу очрагына махсус техника белән авария бригадасы төзелгән.
Әлфия ӘСХӘТОВА.
АВТОР ФОТОСЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел яз “законлы” килә – һава температурасы көндезләрен плюс 46 градуска кадәр күтәрелә, төннәрен и...