Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Авангард" агрофирмасында Сабантуе (фоторепортаж)

Теләкләргә, бүләкләргә бай көн Чәршәмбе көнне "Авангард" агрофирмасы хезмәтчәннәре Кайбыч авылы урманы аланына җыелды. Табигатьнең иң матур кочагында язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләүгә багышланган "Сабантуй" бәйрәме үтте. Кояш та сәламләде Бу тантананы кояш та көткән бугай, ул иртәдән үк җылы нурларын сипте, көн дә күк йөзен басып алырга...

Теләкләргә, бүләкләргә бай көн

Чәршәмбе көнне "Авангард" агрофирмасы хезмәтчәннәре Кайбыч авылы урманы аланына җыелды. Табигатьнең иң матур кочагында язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләүгә багышланган "Сабантуй" бәйрәме үтте.

Кояш та сәламләде

Бу тантананы кояш та көткән бугай, ул иртәдән үк җылы нурларын сипте, көн дә күк йөзен басып алырга гадәтләнгән яңгыр болытлары күренмәде. 200гә якын хезмәтчәнне аланда бәйрәмчә бизәлгән сәхнә, Кайбычтан Сиринә һәм Илгиз Усмановлар, Чуашстан Республикасыннан килгән җырчылар башкаруында матур җырлар, мул сыйлы табын каршы алды. Ә аларны тәбрикләргә күпсанлы кунаклар - "Ак Барс" Холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, аның урынбасарлары, район җитәкчелеге, күрше Чуашстан Республикасының берничә район башлыклары һәм тагын бик күпләр килде. Бәйрәмне "Авангард" агрофирмасы генераль директоры Николай Курчаткин ачты.

- "Сабан туен" ел саен июнь башында үткәрә идек. Быел һава шартлары аркасында язгы кыр эшләре ике атнага соңарды. Шуңа да карамастан башкарган эш чыйфаты белән шатландыра, кырларда мул уңыш үсеп килә. Моның өчен белгечләр йөзендә командама, иң мөһиме - көнне төнгә ялгап эшләгән, өзеклекләргә юл куймаган хезмәтчәннәргә чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Уртак тырышлык белән үткән ел 43,5 мең тонна бөртек җыеп алдык, быел ул 10-15 мең тоннага күбрәк булыр дип өметләнәбез. Шикәр чөгендереннән дә уңыш көткәннән ким булмаска тиеш, - диде ул. Аннан бүләкләүләр башланды. Сәхнәгә "Ак Барс" компаниясенең башкарма директоры Илшат Шаһиәхмәтов күтәрелде.

- Кышын үткәрелә торган еллык эшкә нәтиҗә ясау бәйрәмендә катнашып киләм, җәйгесенә беренче килүем. Өченче тантананы үткәрергә дә тулы хокукыгыз бар. Бер яклап та сынатмыйсыз. Кырларыгызны карап әйләндек. Үсентеләрнең торышы сокландыра. Һәрвакыт шундый уңышларга ирешегез, барчагызга да исәнлек телим. Теләкләремне бүген эштә булган хезмәттәшләрегезгә дә җиткерегез, - диде. Аннан тракторчы Фирзәр Хаттаповка "Ак Барс"ның көмеш күкрәк билгесен, автомобиль йөртүче Рафаэль Хәлиловка, тракторчы Илгизәр Сөнгатовка "Хезмәт батырлыгы өчен" медален һәм акчалата премияләр тапшырды. Тагын бик күпләр акчалата бүләкләр белән бергә Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Сәхнәгә ул көнне 70кә якын алдынгы хезмәтчән күтәрелде. Алар арасында 66нчы яше белән баручы тракторчы Әсхәт абый Закиров та бар. Аның әле бүләкләнми калганы юк. Быел язгы кыр эшләре вакытында аерылмас дусты "ДТ-75" тракторы белән 2000 меңгә якын гектарда эш башкарган - тырмалаган, культивацияләгән, үсентеләрне тукландырган. Бүген пар җирләрен эшкәртә, алда туңга сөрү көтә. Исәнлеге булганда яраткан эшеннән аерылырга җыенмый әле. Яшьләр арасында да күп шундый уңганнар. Аларның берсе - шулай ук тракторчы Рәфис Зәйнуллин. Ул "МТЗ 1221" тракторында 1200 гектарда чәчкән. Башка хуҗалыкларга да булышкан, хәтта чит районга да барган. Дмитрий Сидоров, Алексей Захаров та алдынгылар арасында. Барсысы да хезмәтләреннән, "Авангард"тагы хезмәт шартларыннан канәгать.

Агрономга - хезмәт автомобиле

Автомобиль ачкычы тапшыру традициясенә дә хилафлык килмәде. Бу юлы "Шевроле Нива" ачкычлары агрофирманың баш агрономы Хәмит Гыйматдиновка тапшырылды.

- Агрономның көне басу-кырларны иңләп, аларның торышын тикшереп үтә. Анда нинди юлдан да батмыйча бара алырлык автомобиль булу мөһим. Быел бу бигрәк тә актуаль. Шуңа да яңа автомобильле булуыма мин бик шат. Хезмәтебезне аңлаган, бәяләгән җитәкчелеккә рәхмәт, - ди ул. Бәйрәм төгәлләнүгә агроном күптән өйрәнелгән, тапталган маршруты буенча юлга кузгалды. Калганнар алар ял иткәндә "вахта"да булган коллегаларын алыштырырга ашыктылар. Эш бер минутка да туктап торырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев