Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру вакыты билгеле
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы 2015 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру вакытын раслады. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак. Аларны 28 май көнне рус теле, 1 июньдә математиканың төп, 4 июньдә профильле дәрәҗә буенча сынаулар көтә. Химия...
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы 2015 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру вакытын раслады. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак.
Аларны 28 май көнне рус теле, 1 июньдә математиканың төп, 4 июньдә профильле дәрәҗә буенча сынаулар көтә. Химия һәм җәмгыять белеме буенча имтиханнарны мәктәпне тәмамлаучылар 8 июнь көнне тапшырачак. Чит ил телләре буенча БДИ тапшыру көне (язмача) 11 июньгә билгеләнгән: аның телдән булган өлеше 17 һәм 18ендә үткәреләчәк. Информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, тарих фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханнары 15 июньдә узар дип көтелә.
Нигезле сәбәпләрдән рус теле буенча имтиханны тапшыра алмаганнар өчен резерв көн - 22 июнь. Математиканы - төп һәм профильле дәрәҗәнең икесен дә - 23 июньдә тапшырып булачак. 24 июнь - география, химия, рус әдәбияты, җәмгыять белеме һәм физика фәннәре буенча имтихан тапшыручылар өчен резерв көн. Чит ил теле, тарих, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча БДИ сайлаучыларга резерв көн 25 июньгә билгеләнгән.
(Мәгълүмат Тартастан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев