Бүген “Авангард” агрофирмасы игенчеләре уракка төштеләр. Алар Татар Аксуы авылы янындагы кырда көзге бодайны җыярга керештеләр.
Барлыгы 8 комбайн эшкә эшли. “Кыр корабы” штурвалы артына утыручыларга агрофирманың генераль директоры Николай Курчаткин хәерле эш сәгатьләре, игеннең бер бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алырга насыйп булсын, дип теләде.
Нет комментариев