Бүген Буада кемнәр паспорт алды? (фоторепортаж)
Моңа багышланган тантана туган якны өйрәнү музеенда узды. 14 яшен тутырган егет-кызларга беренче төп документларын район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова тапшырды, музей исеменнән тимер юл төзелеше турында китап бүләк итте.
Аннан котлауларын 98 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхфәтуллин һәм башкалар җиткерделәр. Ветеран укучыларга сугыш еллары, аннан соңгы тормышы турында сөйләде, яшьләрне үз Ватаннары патриотлары булырга чакырды. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Буа җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Храмова истәлекле бүләкләр тапшырды. Тантанага килгән һәркемгә георгий тасмалары өләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев