Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Буа авылларында кош гриппы табылды

Район ветеринария берләшмәсе баш эпизоотологы Ранис Нигъмәтуллин әйтүенчә, Ташкичү, Түбән Наратбаш авылларында берәр, Вольнистанда ике хуҗалыкта тавыкларның һәм үрдәкләрнең кош гриппы аркасында үлүе рәсми рәвештә расланган.

  Вольнистаннан тагын өч, Буадан бер шәхси хуҗалыктан пробалар республика ветеринария лабораториясенә җибәрелгән.  Татарстан Президенты указы белән әлеге торак пунктларда карантин кертелгән. Ветеринария табиблары кош гриппы таралуга юл куймау максатында хуҗалыкта кош-корт үлеме турында кичекмәстән хәбәр итәргә, тавык-чебешләрне, каз-үрдәкне, аларга биреләсе азыкны ябык урында тотарга, эш коралларын, башка кирәк-яракларны мөмкин кадәр ешрак дезинфекцияләргә чакыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев