Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Буа районы “Кыят” хуҗалыгында савым бер айда уртача 4-5 килограммга арта

Бу эшкә мөнәсәбәт, технология таләпләрен үтәү белән бергә сорго-судан гибридыннан салынган сенаж ашату нәтиҗәсе дә.

Былтыр аны беренче тапкыр базладылар. Җәмгыятьнең генераль директоры Владимир Грачев әйтүенчә, аерым бер төркем савым сыерларына сорго-судан гибридыннан салынган сенажны әле бер ай гына ашаталар. Шуңа да карамастан, нәтиҗәлелеген инде күрәләр. Сөтлебикәләр узган елның шушы вакытына караганда, сөтне 4-5 килограммга күбрәк бирәләр. Гадәти туклануда булганнарында әлеге күрсәткеч 2 килограмм тәшкил итә. Биредә бүгенге көндә һәр сыердан уртача 18 килограмм сөт савалар. – Яңа технология буенча тәҗрибә ясарга Ростов-на-Дону шәһәренең фәннитикшеренү институты директоры Александр Большаков тәкъдим итте. Кулланып карарга булдык. Ярты базга сенажны әлеге гибридтан салдык. Әле бер ай гына ашатабыз. Алга таба тулы анализ ясаячакбыз, үрчемне күзәтәчәкбез. Барысы да яхшы булган очракта киләсе елда барлык азыкның 50 процентын сорго-судан гибридыннан әзерләргә планлаштырабыз, – ди ул. Моның өчен аның мәйданнарын арттырырга, бер өлешен сугарулы җирләргә чәчәргә уйлыйлар. – Корылыкка чыдам һәм җылы яратучы әлеге культура безнең шартларда болай да ике уңыш бирә. Ел уңайлы килгәндә һәм сугару булганда – тагын да күбрәк, – ди Владимир Александрович. Җәмгыятьтә терлек азыгы өчен кулланылучы культураларның уңышы мул булуы аеруча мөһим, чөнки биредә аны 2-3 елга җитәрлек итеп әзерлиләр. Үзләре һәм халык өчен. Җитәкче әйтүенчә, сыйфатлы, төрле туклыклы матдәләр белән баетылган азыкны күрше авылларда яшәүчеләр дә ала. Составы нинди кирәк шулай әзерләп бирәләр. Үзләрендәге терлекләрнең һәр төре өчен аерым рацион булдырылган. Сүз уңаеннан, савым сыерларына гадәти сенажны 7 килограмм исәбеннән бирсәләр, сорго-судан гибридыннан салынганын, составында шикәрләр күп булганга, 5 килограмм исәбеннән ашатырга киңәш иткәннәр. Бар азык азык цехында әзерләнә. Биредә аны ферманың “йөрәге” дип йөртәләр. – Аны муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов киңәше буенча ике ел элек булдырдык. Без башка районнарда күреп кайткан цехлардан яхшыракны да төзедек. Шушы бинада ук бөртек ваклатуны да башкарабыз. Аннан барысы бергә азык катнаштыргычта болгатыла,– ди җитәкче. Терлекчеләргә тулы кыйммәтле азыкны маллар алдына таратып чыгарга, савымчыларга аның белән тукланган сөтлебикәләр биргән сөтне саварга гына кала. Биредә аларның да үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаручылары эшли. Наталья Михайлова – нәкъ шундыйлардан. Ульяновск өлкәсендә туып-үскән хатын-кыз кечкенәдән фермада. Башта ул сыер савучы әнисенә булышкан. Анысы башка һөнәр сайларга кушса да, шул юлдан киткән. Хәзер, әнә, пенсиягә китәсе килми. – Үз-үземә һаман яшем дә бар, сәламәтлегем дә яхшы түгел, эштән китәм, дим. Әмма китә алмыйм, күңел яраткан малларым янына тарта. Үз хуҗалыгыбызда да ике сыер асрыйбыз, – ди ул. Улы да фермада эшли. Декрет ялындагы килене җае булганда каенанасына булыша. Без килгән көнне дә икәү эшлиләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев