Буа районында кыска сабаклы, озын башаклы арпа, бодай сортлары үстерәләр
Кыска сабаклы, озын башаклы – “Алан” җәмгыяте кырларында арпа-бодайның шундый сортлары чайкала бүген.
Җитәкче Рафаэль Хәмидуллин югары уңыш бирүче сортлар игү тәҗрибәсен алты ел элек язгы бодайдан башлый.
– Алар белән төрле күргәзмәләргә баргач кызыксынам. Аннан үзенчәлекләрен өйрәнәм. Шундый күргәзмәләрнең берсеннән соң Воронеж өлкәсендәге селекция-орлыкчылык предприятиесе белән хезмәттәшлек итә башладым. Алты ел язгы бодайның немец селекциясеннән булган махсус “кыйммәтле” тамгалы “Ликомеро” сортын иктек. Бу еллар дәвамында ул үзен яхшы яктан күрсәтте, моңа кадәр чәчелүче сортлардан 1,5 тапкырга зуррак уңыш биреп килде. Шуңа ассортиментны арттырырга булдым, – ди ул. Шулай итеп, “Ликомеро” янына “Корнетто” өстәлгән. Икесен янәшә чәчкәннәр. Кырда чүп үләненең әсәре дә күренми, үсемлекләр бертигез биеклектә, ауганнары юк. Ә барыбер ике сорт үсүен бер карауда аерып була, чөнки берсе – кылчыклы.
– Анысы – “Корнетто”. Ул корылыкка чыдамрак сорт булып санала, – ди Рафаэль Бариевич. Ә икесенең дә өстенлекләренә килгәндә, алар авыруларга азрак бирешәләр, җилемчәлек һәм аксым күрсәткечләре югары, 1000 бөртек авырлыгы 44-48 граммга кадәр җитә, азотлы ашламаларны күбрәк кертүгә дә “игътибар” итмиләр – артыгын үсеп, егылмыйлар. Бу беренчедән, суктырганда өстәмә кыенлыклар тудырмаса, югалтуларны киметсә, икенчедән, урактан соң җир эшкәртүне җиңеләйтә. Чөнки соңгы елларда саламны ашлама сыйфатында кырда ваклатып кына калдыралар.
– Чит илләр селекциясенеке булгач, ерактан кайтартылгач, бәясе дә бу тирәдә чыгарылганнардан кыйммәтрәктер? – дип кызыксынам.
– Бу шулай. Әмма мондый сортларны игү үзен аклый. Беренчедән, чәчү күләме кимрәк. Бездәгеләрне бер гектарга 5,5-6 миллион бөртек төшерергә кирәк булса, аларны 4,5 миллион данә салу җитә. Чөнки күп сабак җибәрәләр. Алар сигезгә кадәр җитәргә мөмкин. Шуның белән, алдан әйткәнемчә, күпкә югарырак уңыш бирәләр. Ул һәр гектардан рекордлы 90-120 центнерга кадәр җитәргә мөмкин. Ашлыкның сыйфаты ягыннан да оталар. Аннан элита орлыклар сатып алабыз да, тагын ике ел чәчкәннән соң гына кабат элитаны кайтартабыз, – ди җитәкче канәгатьлек белән бодай үскән кырларны тагын бер кат күздән кичереп. Бүгенге көндә бу кырларда үсемлекләрне саклау, тукландыру чараларының күпчелеге эшләнгән. Бер ай чамасы вакыттан өлгереп җитәргә тиешләр. Ә кыр юлының икенче ягында үскән арпа инде сары төскә кереп килә. Аның да читтән кайтартылган эксплоер сортын чәчкәннәр быел.
– Былтыр язгы бодай һәр гектардан уртача 52 центнер, көзге бодай да шул чама уңыш биргәндә, барлык тиешле чаралар үткәрелгән, ашланган арпа буенча ул 40 центнер гына булды. Шуңа аның да югары уңыш бирә торганын кайтарттык, – ди Рафаэль Хәмидуллин. Аның әйтүенчә, борчакның ике сорты да читтән алынган. Быел яз дымлы килгәч, орлыкларны туфракка шактый кимрәк төшергәннәр.
– Бераз сирәгрәк булса да, чәчәкләре, башаклары күп, уңыш яхшы булырга охшаган, – ди ул. Ул кырга барып тормадык, ә менә Күл Черкене авылына керү юлы буенда үсеп утыручы уҗым бодаен карап киттек. Узган ел беренче тапкыр чәчелгән, уңышлы кышлап, язын матур үсеп киткән “эн Персей” белән “эн Тайгета” сортлары шулай ук янәшә утыралар. Өлгереп килгәннәре күренә, әмма сарылыкның “куелыгы” буенча аерылалар. Димәк, берсен берничә көнгә алданрак суктыра башлаячаклар.
– Көннәр бүгенгедәй торса, 10-12 көннән уракка төшәчәкбез. Без инде аңа тулысынча диярлек әзер, – ди Рафаэль Бариевич.
Уңыш мул булып, үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын.
Әлфия Шәрәфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев