Буа районында СВОда һәлак булучы якташларыбызга багышлап истәлекле такталары ачылды (+фото0
Алар Теңкәш һәм Алших авылларының Бөек Ватан сугышы геройларынына багышланган обелиск янына урнаштырылды.
Алдан Теңкәш авылы халкы хәтер митингына җыелды. Алар авылдашларын – Александр Андреевны, Владислав Кузьминны олы хөрмәт белән искә алдылар. Соңгысы мобилизация буенча хезмәт итәргә китә. 27 яшь кенә булуына карамастан сержант Кузьмин СВОда күп батырлыклар кылырга өлгерә. Ул II дәрәҗәдәге “Хәрби батырлык”, “Россия Федерацииясе оборонасын ныгытудагы керткән өлеше” өчен медальләре, изге Георгий исемендәге аерым билге белән бүләкләнгән. Авылдашы – хәрби контакт төзегән Александр Андреевны да гел яхшы яктан гына искә алдылар. Апасы Ольга Левченко да аның хакта җылы сүзләр әйтте.
– Соңгы тапкыр озак сөйләштек. Ул шунда да илне яклыйм, дип берничә тапкыр кабатлады. Тормышта гади булды, юктан бар итеп, башкаларны шатландырырга яратты, - диде ул.
Фоторәсеме куелган, шәхси мәгълүматлар язылган өч гранит тактага Алших авылында да чәчәкләр куйдылар. Кичәге гади авыл егетләре, бүгенге геройлар – Игорь Борисов, Юрий Тарасов, Артур Ермолаев турында әйтергә һәрберсенең үз сүзе бар иде. Горурланып сөйләрлек тә шул. Ефрейтор Юрий Тарасов “Сугышчан батырлыгы өчен”, Артур Ермолаев – II дәрәҗәдәге “Хәрби батырлык” медальләрен күкрәкләренә таккан ир-егетләр.
– Бу истәлекле такталар янына сукмаклар суынмас. Авыл яшьләренә, мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итәсем килә: сезнең арада чын патриотлар яшәгән. Аларның исемен онытмагыз. Алар исеменә багышлап, спорт чаралары, хәтер кичәләре уздырыгыз. Рәхмәт гуманитар йөк җыюда булышканыгыз өчен, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова.
Сүз уңаеннан, районнан 16 тапкыр гуманитар ярдәм озатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев