Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Буа районының Яңа Чәчкап авылы халкы Кайбыч районының Иске Чәчкаблылар белән очрашты (Фоторепортаж)

Ике авыл арасында дуслык җепләрен ныгытуга юнәлдерелгән әлеге җылы очрашу борынгы мирасны искә төшерү, тарихлар белән уртаклашу, авылларның бүгенгесен барлау белән үрелеп барды.

Танылган шәхесләргә бай авыл Кунакларны Буа ягы белән таныштыруны шәһәрдән үк башладылар. Беренче булып тумышы белән Яңа Чәчкаптан булган Камил хәзрәт Бикчәнтәев салдырган “Камилә” мәчетенә, Гөлшат Мөхтәрованың шәхси музеена керделәр, аннан Буа дәүләт драма театрында булдылар. Яңа Чәчкапта танышу мәктәптән башланды, мәчеттә, мәдрәсәдә дәвам итте. Җомга намазыннан соң “тукталыш” авыл мәдәният йортында иде. Монда аларны төрле тематик күргәзмәләр көтә иде. Сәхнәдән авыл җирлеге башлыгы Динә Абдрахманова, ветераннар советы җитәкчесе И л д а р Ш ә р ә ф е т д и н о в сәламләделәр. Кунакларга чакыруны кабул иткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, мондый очр ашуларның дәвамлы булуын теләделәр. Аннан экран “телгә килде”. Видеоролик аша авылның бүгенге тормышы яктыртылды. Яңа Чәчкап данын еракларга тараткан атаклы шәхесләр барланды. Татар шагыйре, публицист, Татарстанның а т к а з а н г а н м ә д ә н и я т хезмәткәре һәм сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшит, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Газимҗан Шәрәфетдинов, галим-педагог Гүзәлия Клычова, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Нурулла Бикмуллин, ветеринария фәннәре кандидаты Далис Латыйпов, Татарстанның атказанган агрономы Мөнир Каюмов, тарих фәннәре кандидатлары Эльмира Сәлахова, Фирдәвес Кәлимуллина (Әхмәтшина), Рамил Кадыйров, дин эшлеклесе Камил Бикчәнтәев, шагыйрь Рифат Сәлахов, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Гөлинә Гыймадова, техник фәннәр кандидаты Гүзәл Төхфәтуллина (Нәгыймуллина) турында чараны алып барган укытучы Гүзәл Хисамиева бәян итте. Ә экранда Россиянең атказанган фермеры Салих Шәрәфетдинов асраган йөзләгән баш атның тупыртупыр чабуы, матур бер мизгел генә булып калмыйча, Яңа Чәчкапта тырыш, уңган кешеләр яшәвен тагын бер кат гәүдәләндерде һәм берочтан үткәнгә дә алып кайтты кебек. Иске Чәчкаб авылыннан да кешеләр бу якларга атларда күченгәндер?! Яңа Чәчкапка нигез 17 гасырда салынган Очрашуга кайткан тарихчы, “Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журналның баш мөхәррире Рамил Кадыйров авыл тарихын үзе төрле архивларда актарган чыганаклар – Свияжск өязенең исемлек китабы, метрика китаплары, ревизия кенәгәләре, ландрат җанисәбе буенча барлады. – Рәсми мәгълүматларда Яңа Чәчкап авылына нигез XVIII гасырда салынган диеп язылса да, әлеге документлар нигезендә без моның XVII гасырның икенче яртысына туры килүен дәлилли алабыз, – диде ул. Аның әйтүенчә, урман ягында урнашкан Иске Чәчкабтан кешеләр бирегә тигез җирләрне үзләштерү өчен күченәләр. Бу көнне шушы авылдан кунак булып килгән 25 кешелек делегация җитәкчесе, озак еллар район башлыгы урынбасары булып эшләгән, бүген – җәмәгать эшлеклесе, тарихчы Рәмис Хәялиев та нәкъ шушы фикерне җиткерде.

– 1620нче елларда башланган җир үзләштерү процессы берничә этапта узган. Башта бирегә безнең төбәктәгеләр застава корылмалары төзү өчен мәҗбүри җибәрелсәләр, соңрак гасырлык имәннәрне төпләп туйган халык, җирләрнең уңдырышлылыгын күреп, үзе күченә башлаган. Дәүләт тә чикләрне саклаучыларга, җир үзләштерүчеләргә үз кызыксындыруын булдырган, – диде ул.

Рамил Кадыйров авылга нигез салынудан тыш, кайсы елларда күпме халык яшәве, документларда мәчетләр кайчан искә алынуы, беренче муллалар кем булуы һәм башкалар турында сөйләде. Авылдан хәтта 1812 елгы Ватан сугышында ике кеше катнашуы да билгеле. Рәмис Рәфис улы исә Яңа Чәчкап авылы тамыр алган Иске Чәчкаб тарихы турында тәфсилләп бәян итте. Элек-электән халкының тырыш, үҗәт булуы турында күп кенә мисаллар, кызыклы фактлар китерде. Чыгышы башында ук ул бүгенге очрашуны тарих битләренә багышларга булдык, дип әйтеп куйган иде. Ә мәдәни “аралашулы” бәйрәмнәрне алга таба тагын да оештыру теләге булуын ассызыклады. Шулай ук тарих белән бәйлеләрен дә.

– Әле бит охшаш исемле авыллар тагын да бар. Мәсәлән, Кайбыч. Ә бездә Буа исемен ике авыл йөртә, – диде ул.

Концерт номерлары да бөтенләй үк булмады түгел. Буалылардан аларны Сиринә Хәйруллина, Фәрит Садриев, Яңа Чәчкап мәктәбе укучылары, Хөрия Җиһаншина бүләк итте. Хөрия ханым 2024 елда Иске Чәчкаб белән танышуларын да җылы итеп искә алды. Кунаклар да җыр-шигырьләре белән чыгыш ясады. Залда утыручыларны телеңне йотарлык юка белән сыйладылар. Күчтәнәчкә безнең якларда да элегрәк популяр булган карабодай бәлеше дә пешереп килгәннәр. – Районга килгән кунакларны ипи-тоз белән генә түгел, ә юка белән каршы алу традициясен дә кертәбез. Ул Кайбычның брендына әверелеп бара, – диде Рәмис әфәнде. Берничә сәгатькә сузылган менә шундый эчтәлекле, мәгълүматларга бай очрашудан ике як та күтәренке кәеф, яңа күрешүләр өмет итеп таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев