Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа районында кошлар ничек кышлый?

Көннәр салкынайту, кар яву белән бездә кышлаучы кошларга азык табу кыенлаша. Гадәттә, канатлылар кайда җим бар, шунда ияләшәләр. Буалылар кошларга кышларга ярдәм итәләрме? Язмабыз шул хакта. -Районда уку йортлары, балалар бакчалары, оешма-предприятиеләр белән берлектә кошларны кышлату сезоны рәсми рәвештә ноябрь ахырында ук ачылды, - дип хәбәр итте "Зөя буйлары" дәү-ләт...

Көннәр салкынайту, кар яву белән бездә кышлаучы кошларга азык табу кыенлаша. Гадәттә, канатлылар кайда җим бар, шунда ияләшәләр. Буалылар кошларга кышларга ярдәм итәләрме? Язмабыз шул хакта.

-Районда уку йортлары, балалар бакчалары, оешма-предприятиеләр белән берлектә кошларны кышлату сезоны рәсми рәвештә ноябрь ахырында ук ачылды, - дип хәбәр итте "Зөя буйлары" дәү-ләт табигый-комплексы заказнигының мохитне саклау буенча инспекторы Лилия Закирова. Сезон ачылу бик әйбәт: аның кысаларында канатлыларны ничек кайгырталар? Бездә нинди кошлар җылы якларга китми? Җимлекләр кайда урнаштырыла, аларга нинди җим сайларга дигән сорауларга каршы белгеч түбәндәгеләрне сөйләп китте.

Бездә нигездә песнәк, чыпчык, көртлек, кызыл-түшләр, купшы чыпчык, тукран, ала карга, саескан, чукыр, ак койрыклы бөр-кетләр кышлый. Алар өчен ел саен урманда, янәшә территорияләрдә, шәһәрдә 50дән күбрәк җимлек эленә. Атна саен хезмәткәрләр җимлек-ләргә азык өстәү хәстәрен күрәләр. Аннан соң ел са-ен мәктәпләр, балалар бакчалары канатлы дусларыбызга салкыннарда җан асрарга булышалар.

-Кошлар җимлекләргә бик тиз ияләшәләр. Алар өчен бигрәк тә салкыннар куркыныч. Чөнки кошның тән температурасы югары. Ә суыкларда организмының җылы-лыгын тиешенчә саклау өчен аларга күп витаминнарга бай булган азык кирәк. Күмәк көч белән район территориясендә канатлыларның әйбәт кышлауларына ирешә ки-ләбез,- ди Лилия Закирова.

Кошларга теләсә нәрсә ашатырга да ярамый икән әле. Сез калдырган җим алар өчен үтергеч булырга да мөмкин. Укучылар җәй айларында ук кабак, карбыз, кавын тешләрен киптереп, җыеп баралар. Шулай ук тары ярмасы, коры бодай, арпа, киптерелгән ак ипи валчыклары, балан, миләш, тозлы булмаган терлек майлары файдалы. Кошлар әлеге бөртекләрне бик тиз эшкәртәләр. Ә менә тозлы, кыздырылган, борычлы, күгәргән, бозылган азыкларны би-рергә ярамый. Бигрәк тә тозлы ризык үтергеч булып санала. Тоз, кош организмында тиз тупланып, агулануга китерәчәк. Бөртекләрне кыздырып бирергә дә ярамый. Кыздырган вакытта составындагы майларның структурасы бозылу аркасында канатлыларның бавырларына нык зыян сала. Арыш ипиенең дә канатлылар өчен куркыныч исемлегендә йөр-гәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев