Буа Сабантуе күчерелде
Район башкарма комитетының оештыру бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә Зәй районындагы фаҗига булу уңаеннан игълан ителгән матәм көне аркасында Сабантуй икенче якшәмбегә, 9 июльгә күчерелде. Сабантуй программасы шул ук кала. Бәйрәм 8 июльдә Яңа Тинчәледә дә узачак. Моннан тыш бу көнне буалыларны Ульяновск өлкәсенә дә чакыралар. Анда губернатор Сергей Морозов,...
Район башкарма комитетының оештыру бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә Зәй районындагы фаҗига булу уңаеннан игълан ителгән матәм көне аркасында Сабантуй икенче якшәмбегә, 9 июльгә күчерелде. Сабантуй программасы шул ук кала.
Бәйрәм 8 июльдә Яңа Тинчәледә дә узачак. Моннан тыш бу көнне буалыларны Ульяновск өлкәсенә дә чакыралар. Анда губернатор Сергей Морозов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин, район башкарма комитеты вазифасын башкаручы Марат Җаббаров катнашыр дип көтелә. Сабантуй 10 сәгатьтә Җиңү паркында башлана. Рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев