Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа сыерларына файдалы үлән

Район хуҗалыклары алдында яшь бозауларга төрле дару үләннәреннән торган 236820 данә көлтә бәйләү бурычы тора. - Май аенда әзерләгән көлтәләрнең сыйфаты бик яхшы була. Күбесе моңа ай башында ук кереште. Киптерү өчен абзарларны файдаланалар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Идрис Дәүләтшин. Быел да бу эшкә беренчеләрдән...

Район хуҗалыклары алдында яшь бозауларга төрле дару үләннәреннән торган 236820 данә көлтә бәйләү бурычы тора.

- Май аенда әзерләгән көлтәләрнең сыйфаты бик яхшы була. Күбесе моңа ай башында ук кереште. Киптерү өчен абзарларны файдаланалар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Идрис Дәүләтшин. Быел да бу эшкә беренчеләрдән булып "Дружба" агрофирмасының 3 номерлы филиалы терлекчеләре керешкәннәр. Без Толымбай товарлыклы-сөтчелек фермасына килгәндә бер төркем бозау караучылар кычыткан, әрем, ромашка белән көлтәләр бәйли иделәр. Монда да осталык кирәк икән. Светлана Архипова әйтүенчә, үләннәрнең бер үк зурлыкта өлгергәннәре генә сайлап алына.

Гөлира Хәйруллина, Эльвира Архипова, Гүзәл Мөлекова һәм Светлана Архипова яшь бозаулар карыйлар. Егерме елдан бирле яшь малларга көлтәләр бәйлиләр.

- Бер урында 40 ел эшлим. Тиздән 55 яшемне тутырам. Эшләтсәләр, эшлим әле,- ди үзенең төп хезмәтеннән тыш, көненә йөзәр пар көлтә бәйләүче Гөлира Хәйруллина.

Эльвираның әнисе Зөлфия апа да терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан.

-Күз курка, кулларыбыз эшли,- диләр кызлар елмаеп.

Былтыр 5 мең пар көлтә бәйләгәннәр. Аларны ремонтланган, мал абзарларында киптергәннәр.

Чималны да әллә каян барып, эзләп кайтасы түгел. Ул территориядәге бина янында үскән. Равил Каюмов чабып, ат белән кирәк кадәр күләмдә китереп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев