Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада 85 яшьлек әби авылга кое “бүләк итте” (+фото)

Атна башында редакциягә Бик-Үти авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Җәләлетдинов килде. Ул авылда 85 яшьлек Гөлсинә апа Низамованың пенсия акчасына кое казытуын әйтеп, безне дә күреп китәргә чакырды. Аның "эзенә диярлек басып" авылга юл алдык. Без килгәндә, яңа кое янына "хуҗасы" Гөлсинә апа да, Колхоз урамында яшәүчеләр дә җыелган иде. Коены...

Атна башында редакциягә Бик-Үти авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Җәләлетдинов килде. Ул авылда 85 яшьлек Гөлсинә апа Низамованың пенсия акчасына кое казытуын әйтеп, безне дә күреп китәргә чакырды. Аның "эзенә диярлек басып" авылга юл алдык.

Без килгәндә, яңа кое янына "хуҗасы" Гөлсинә апа да, Колхоз урамында яшәүчеләр дә җыелган иде. Коены әле яңа гына ясап бетергәннәре күренеп тора - тирәсендә сары балчык әле. Беренче күрүгә үк безне коеның бизәлеше сокландырды - түбәсендәге тимерләре чәчәкләп эшләнгән, төсле калай рәшәткә белән җыйнак итеп тотып алынган. Алары да бизәкләнгән. Моннан тыш рәшәткәгә ябыштырылган истәлекле тактага Гөлсинә апа коесы икәнлеге язылган.

- Әтием, ике абыем сугыштан кайтмадылар. Әни белән ачлык-ялангач чакларны күп күрдек. Хәзер тормышым әйбәт. Шатланам, шуңа да бу коены сәдака буларак эшләтәсем килде. Авылдашларыма миннән соң да истәлек булып калсын, - ди ул. Шул ният белән ике атна элек 40 мең сумнан күбрәк пенсия акчасын тотып, Рөстәм Җәләлетдинов янына килә. Авыл башлыгы бу идеяны хуплый. Аннан бергәләп кое урынын сайлыйлар. Гөлсинә апа аны үз капка төбенә түгел, ә урам халкына күп еллар хезмәт иткән һәм бүген урыны гына калган искесе янына казытуны үтенә. Яшь чагында ул үзе дә аннан су ташыган. Урын билгеләнгәч, Рөстәм күрше Чуашстанның Яльчек авылыннан 11 бетон божра китерттерә һәм кое казыта. Боҗралар урнаштырылгач, эшкә Гөлсинә апаның туганы Фарих Низамов тотына. Агач, тимер эшләрен барысын да ул башкара. Бизәкләр дә аның иҗат җимеше. Ике атна дигәндә, кое өлгерә. Ул урамны бизәп тора. Авыл халкы да моңа бик шат. 4 ел элек "Чиста су" программасы нигезендә авылга су кертелсә дә, коега суга киләчәкләр.

- Коелар булганда, коры елларда да сусыз тормадык. Гөлсинә апага рәхмәт, элеккеге коебызны торгызды, - диләр авылдашлары. Моңарчы да Бик-Үти авылында кое яңартучылар булган. Берничә ел элек пенсионерлар Мөсфирә Шиһапова һәм Гөлшат Сираҗетдинова башка урамдагы коены торгызырга акча биргәннәр. Анда эшчеләр черегән агач бураны алып, урынын чистартып, бетон боҗралар төшергәннәр. Нәтиҗәдә, ташландык хәлгә җиткән кое кабат халыкка хезмәт итә башлаган.

Менә шулай, искертмичә, яңартырга көчен дә, акчасын да кызганмыйча яши коелы Бик-Үти халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев