Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада “Чәчәк атучы шәһәр” конкурсы игълан ителә

Шәһәрнең 237, районның 87 еллыгы уңаеннан райондагы предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм яшәүчеләр арасында үз территорияләрен чәчәкләр белән иң матур бизәүчегә конкурс оештырыла. Ул 14 августтан 27сенә кадәр (27 августны да кертеп) дәвам итәчәк. Анда бернинди чикләүләрсез предприятиеләр, учреждениеләр, уку йортлары, ТСЖлар катнаша ала. Һәр катнашырга теләүче 27 августка кадәр срокта...

Шәһәрнең 237, районның 87 еллыгы уңаеннан райондагы предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм яшәүчеләр арасында үз территорияләрен чәчәкләр белән иң матур бизәүчегә конкурс оештырыла. Ул 14 августтан 27сенә кадәр (27 августны да кертеп) дәвам итәчәк. Анда бернинди чикләүләрсез предприятиеләр, учреждениеләр, уку йортлары, ТСЖлар катнаша ала. Һәр катнашырга теләүче 27 августка кадәр срокта район мәдәният йортында урнашкан оештыру комитетында заявка калдырырга тиеш. Анда җиңүчеләр "Җитештерү һәм орынып торучы территорияне чәчәчк белән иң матур бизәүче", "Шәхси йорт алдын чәчәк белән иң матур бизәүче", "Буа шәһәренең 237, районның 87 еллыгына багышлап чәчәкләрдән иң матур картина", "ТСЖны чәчәк белән иң матур бизәүче", "Шәһәрнең тануы (социаль челтәрдә тавыш бирү)" номинацияләре буенча билгеләнәчәк.

Район һәм шәһәр халкы арасында тавыш бирү 27 августка кадәр (1-27 августны да кертеп) https://m.vk.com/trkbua сайтында үткәрелә.

Конкурска нәтиҗә 30 августта ясала.

фото: Ingdow.cf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев