Буада фермерлар участокларына рейд узды
Соңгы елларда бу өл-кәдә тәҗрибәләре, белемнәре, бер гектарны чәчәргә техникасы булма-ганнар арасында да, башкалардан калышмыйм, фермер булам диючеләр саны артты. Әмма җир уң-ганнарны гына ярата шул. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе на-чальнигы Радик Даутов җитәкчелегендәге ко-миссия берничә көн дәвамында районның фермер хуҗалыкларында эш барышы белән та-нышты. Төп максат язгы кыр...
Соңгы елларда бу өл-кәдә тәҗрибәләре, белемнәре, бер гектарны чәчәргә техникасы булма-ганнар арасында да, башкалардан калышмыйм, фермер булам диючеләр саны артты. Әмма җир уң-ганнарны гына ярата шул.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе на-чальнигы Радик Даутов җитәкчелегендәге ко-миссия берничә көн дәвамында районның фермер хуҗалыкларында эш барышы белән та-нышты. Төп максат язгы кыр эшләре вакытында технологик таләпләрнең үтәлешен, минераль ашламалар куллану-кул-ланмауны, үсентеләрнең тишелешен тикшерү-дән гыйбарәт иде. Шул ук вакытта чүп үләннәренә, авыруларга, корткычларга каршы химик препаратлар белән эшкәртүнең торышы да күз уңында булды. Ә иң мөһиме - барлык сөрү җирләре дә чәчү әйләнеше булып максатчан файда-ланыламы? Бу сорауларга җавап эзләүдә беренче тукталыш "Кадыйров" фермер хуҗалыгында ясалды. Фермерның Түбән Наратбаштагы берничә гектар чәчү җире баткаграк урында урнашкан булса да, агротехник таләпләр төгәл үтәлеп, механизаторлар чәчүне сыйфат белән башкарган. Җитәкче тарафыннан басуларның уңдырышлылыгын арт-тыруга, технологик та-ләпләрне төгәл үтәүгә игътибар бирелә. Соңгы елларда структурада зур табыш китерә торган культуралар игүгә өстен-лек бирелүен ассы-зыклады комиссия әгъзалары. Авыл ба-шындагы берничә гек-тар мәйдан биләгән баткак урыннарны кип-тереп, күпьеллык үлән чәчкәннәр. "Гаязов" фермер хуҗалыгы биләмәләренә дә тукталдык. Кайбер ху-җалыкларда күпьеллык үләннең икенче кат уңышы өлгереп килә, биредә аның беренчесе дә урдырылмаган. Янәшәдәге бодай кырындагы багана ти-рәләре чәчелмәгән, чүп үләне баскан. Ми-нераль ашламаларның аз күләмдә, кайбер участокларда бер дә кертелмәве күренеп тора.
Аксуда "Шакирова" ху-җалыгындагы шикәр чөгендере басуы уңай яктан бәяләп үтелсә, Бик-Үтидә "Җәләлов" фермер хуҗалыгы арпаны соңга калып чәчкән, үсемлекләр авыр тишелгән. Шулай ук Аксудан "Салаватуллин" һәм "Йо-сыпов" хуҗалыклары яшелчәчелек белән дә шөгыльләнә. Алар республикада уңышлы эшләп килүче дәүләт программаларыннан да нәтиҗәле файдаланалар. Фирдүс Салаватуллин 4 гектар мәйданда кәбестә, кишер үстерү өчен 650 мең сумлык капилляр су сибү җайланмасы откан. Уңган хуҗа кәбестә үсентеләренең төрле сортларын теплицада үстергән. Аның хезмәттәше Илсур Йосыпов 35 гектарда бәрәңгенең берничә сортын чәчкән. Рәт аралары эшкәртелгән. Чүп үләннәренә, корткычларга каршы химик препаратлар белән эшкәрткәннәр. Урыны-урыны белән кишер начар тишелгән.
"Гыйләҗев" хуҗалыгы карамагында 208 гектар чәчүлек җир бар.
- Чәчүне иртә срокта үткәрдек. Минераль аш-ламаларны җитәрлек күләмдә кертеп бул-мады. Әмма чүп үләннәренә каршы гер-бицидны кулландык, - ди хуҗа. "Дәүләтшин" хуҗалыгында шикәр чө-гендере яхшы тишелгән. Әмма кайбер урыннарда чүп үләннәренә каршы начар эшкәрткәннәр. Белгечләр рәт араларын эшкәртергә кирәк дигән фикергә килделәр.
Әлки авылында "Фәхрет-динов" хуҗалыгы 85 гектарда сидерат өчен горчица чәчкән. Әлеге мәйданга көзге бодай чә-чәргә планлаштыралар. Исәктән "Кыямов" һәм "Гафиятов" фермер хуҗалыклары җитәкче-ләре бу өлкәдә озак еллар эшләп зур тәҗрибә туплаганнар. Басулары чиста, агрочаралар үз вакытында башкарыла.
Яңа Чәчкаптан "Шәрәфетдинов" хуҗалыгында барлыгы 625 гектар җир бар. Шикәр чөгендереннән соң "Экада-70" сортлы бодай чәчелгән. Үсемлекләргә яхшы үсеп китү өчен азот җитеп бетми. 150 гектарда чәчелгән шикәр чөгендеренең рәт аралары эшкәртелгән, 15 гектардагы аш чөгендеренең кайбер урыннары чүплерәк иде.
- Әлеге мәйданда химик препаратлар кулландык, уңай нәтиҗәсе булачак, - дип ышандырды хуҗа. Яшевка авыл җирлеге карамагына кергән фермер хуҗалыкларының да җиргә карашы үзгәргән. Рейд барышында үз карамакларындагы чәчү мәйданнарына игътибар бирмәүчеләр дә очрады. Андый хуҗага Иске Тинчәле авыл җирлеге территориясендә тап булдык. Бодай басуын чүп баскан. Хуҗасы Әкъмалетдинов икән. Үзен дә күрә алмадык. Нигә җиргә сакчыл карамаска. Билчән үстерүдән кемгә файда? Хәлеңнән килмәсә, көчлерәк, хәллерәк хуҗаларга арендага бирергә була бит. Кырык Садактан "Әлләмов" фермер хуҗалыгы карамагында 710 гектар җир бар. Мул уңыш өлгереп килә.
Берничә көн дәвамында районның барлык фермер хуҗалыгында эшнең барышы белән танышып чыктык һәм агрочараларның төрлечә оештырылуын күрдек. Күпчелеге алдагы еллардагы хаталарны кабатламыйча, чәчүне иртә срокта сыйфат белән башкарган. Шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән фермер хуҗалыклары да бар - кайберләренең кырчылык тармагындагы белемнәре бик сай. Гади генә сорауларга да төгәл җавап бирә алмадылар. Техник базалары да начар.
Бәлки киләчәктә җир алырга теләүчеләргә карата таләпләрне катгыйландырырга, җаваплылыкны арттырырга кирәктер. Үзләренең өй алларындагы участоклардагы кишәрлекләрне эшкәртә алмаучылар ничек фермер була ала?!
Сүз уңаеннан, фермерлар җирләренә рейдлар тагын да оештырылачак. Бу хакта язмалар да газетабызда биреп барылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев