Буада картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Раштуа бәйрәме узды (фоторепортаж)
Шәһәрдәге картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта узган Раштуа бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, аның урынбасары Лилия Садретдинова, район имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов, "Троица" чиркәве настоятеле Иван Ткачук катнаштылар. Алар район халкы арасындагы милләтара дуслык, нинди дин тотуларына да карамастан, аралашып, дус яшәүләре хакында сөйләделәр. Иван Ткачук әби-бабайлар белән...
Шәһәрдәге картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта узган Раштуа бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, аның урынбасары Лилия Садретдинова, район имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов, "Троица" чиркәве настоятеле Иван Ткачук катнаштылар. Алар район халкы арасындагы милләтара дуслык, нинди дин тотуларына да карамастан, аралашып, дус яшәүләре хакында сөйләделәр. Иван Ткачук әби-бабайлар белән якыннан аралашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Чара "Троица" чиркәве хоры һәм район һәвәскәрләренең музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды. Соңынннан зур гаилә Раштуа күчтәнәчләре дә алдылар.








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев