Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Буада Масленица узды (фоторепортаж)

Буада ике көн Масленица бәйрәме гөрләде. 25 февральдә Яшьләр паркында Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре халыкны кайнар коймакка чакырды. Кышны озату бәйрәме белән бирегә җыелган халыкны район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев котлады. Ул буалыларга тыныч язлар, җәйләр килүен теләде. Аннан барчасы рәхәтләнеп күңел ачты. Икенче көнне Масленица район күләмендә узды....

Буада ике көн Масленица бәйрәме гөрләде. 25 февральдә Яшьләр паркында Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре халыкны кайнар коймакка чакырды. Кышны озату бәйрәме белән бирегә җыелган халыкны район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев котлады. Ул буалыларга тыныч язлар, җәйләр килүен теләде. Аннан барчасы рәхәтләнеп күңел ачты.

Икенче көнне Масленица район күләмендә узды. Район мәдәният каршына халык шактый җыелган иде. Район җитәкчелегенең тәбрикләү сүзләреннән соң җыр-бию, такмаклар әйтү башланды. Ә мәйдан кырыенда тәмле, майлы коймак пеште. Соңыннан барчасы кыш белән хушлашып, карачкы яндырдылар.

Яшьләр паркында:

Район мәдәният йорты каршында:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев