Буада “Татар кызы”н ачыкладылар (фоторепортаж)
Район мәдәният йортында шул исемдәге район бәйгесе үтте. Анда "Татар кызы"на лаек булуларын тугыз конкурсант - шәһәрнең 1 номерлы мәктәбеннән Энҗе Шиһабетдинова, ветеринария техникумыннан Эльмира Җәләлетдинова, Иске Суыксудан Чулпан Абдрахманова, 2 номерлы лицейдан Динара Җәләлетдинова, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Эльмира Сабитова, лицей-интернаттан Гүзәлия Саттарова, медицина училищесыннан Ландыш Мингалиева, М....
Район мәдәният йортында шул исемдәге район бәйгесе үтте. Анда "Татар кызы"на лаек булуларын тугыз конкурсант - шәһәрнең 1 номерлы мәктәбеннән Энҗе Шиһабетдинова, ветеринария техникумыннан Эльмира Җәләлетдинова, Иске Суыксудан Чулпан Абдрахманова, 2 номерлы лицейдан Динара Җәләлетдинова, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Эльмира Сабитова, лицей-интернаттан Гүзәлия Саттарова, медицина училищесыннан Ландыш Мингалиева, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Назлыгөл Галимова, Боерганнан Рузилә Сәйфетдинова дәгъваладылар. Кызларның барысы да татар телен, милли йолаларны, Татарстан, Буа тарихын әйбәт белүләрен, җыр-моңга, биюгә генә түгел, аш-суга, кул эшләренә оста булуларын күрсәттеләр. "Татар кызы-2017" исемен Назлыгөл Галимова яулады. Калганнар төрле номинацияләрдә җиңделәр. Барысына да район мәдәният идарәсе, "Әлфия" чәчәкләр кибете бүләкләр әзерләгән иде. "Татар конгречссы"ның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов Мактау грамоталары тапшырды. Кызларны якыннары, дуслары, сыйныфташлары да чәчәкләргә күмделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев