Буада яңа өйләнешүче Хәсәновлар аллеягә беренче агач утыртты (+ фото)
Шәһәрнең үзәк паркындагы Мәхәббәт балдагы янында калкып чыгачак яңа өйләнешүчеләр аллеясенә нигезне Буадан Энҗе һәм Альберт Хәсәновлар салды. Район ЗАГС бүлегендә никахларын рәсми теркәгәннән соң алар биредә бергәләп гаиләләренең һәм аллеянең беренче агачын - чыршы утырттылар. - Аның үсүен күзәтеп торачакбыз. Безнең чыршы икәненлеге турында тамга да урнаштырачакбыз. Туачак балаларыбыз,...
Шәһәрнең үзәк паркындагы Мәхәббәт балдагы янында калкып чыгачак яңа өйләнешүчеләр аллеясенә нигезне Буадан Энҗе һәм Альберт Хәсәновлар салды. Район ЗАГС бүлегендә никахларын рәсми теркәгәннән соң алар биредә бергәләп гаиләләренең һәм аллеянең беренче агачын - чыршы утырттылар.
- Аның үсүен күзәтеп торачакбыз. Безнең чыршы икәненлеге турында тамга да урнаштырачакбыз. Туачак балаларыбыз, оныкларыбыз да горурланырлык булсын, - диләр Хәсәновлар. Аллеядә буш урыннар бар әле. Мондый матур эшкә башка никахлашучыларның да кушылуын көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев