Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада янгынга каршы аерым режим башланды. Учак ягу тыела

Ул бүгеннән старт алды һәм 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилакликалау районара бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин раславынча, үткән еллар статистикасы яз башлану белән чүп-чар һәм коры үлән ягу аркасында чыккан яңгыннар артуын күрсәтә. Аны бакчаларда да, кырларда да, чокырларда да ягалар. Быел...

Ул бүгеннән старт алды һәм 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилакликалау районара бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин раславынча, үткән еллар статистикасы яз башлану белән чүп-чар һәм коры үлән ягу аркасында чыккан яңгыннар артуын күрсәтә. Аны бакчаларда да, кырларда да, чокырларда да ягалар. Быел көздән калган биек үскән коры үлән аеруча күп. Ул ут элгән очракта зур куркыныч тудыра. Туфракның уңдырышлы катламына килгән зыян җиде-сигез елга барачак.

Аерым режим чорында кырларда коры үлән, камыл, торак пунктларда, урман яннарында чүп-чар яндыру, учакта, мангалда ризык әзерләү, урманда янгын чыгу куркынычына дучар торак пунктлар, гражданнарның коммерцияле булмаган бакча, дача берләшмәләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, урман-парк зоналарында, торфлы участокларда һәм урман белән чиктәш ачык территорияләрдә 1-3 куркыныч класслы пиротехника әйберләре куллану тыела. Янгынга каршы аерым режим шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга җәза катгый. Гражданнарга 4мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган. Термик нокталарны (коры үлән, камыл яндыру фактлары) ачыклау максатында республика территориясендә космик мониторинг та үткәрелә. Алар буенча мәгълүматлар административ яисә җинаять эше ачу өчен территориаль күзәтчелек бүлекләренә җибәрелә.

А. Хәйруллин авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалар җитәкчеләрен ирекле янгын сагы формированиеләренең бәла булган урынга тиз арада чыгып китүен тәэмин итәргә чакыра, торак пунктлар, урманннар территорияләре әйләнәсен сукалап чыгарга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев