Буага игенчеләр җыелды (+ фото)
Төгәлрәге, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Идел аръягы районнарының авыл хуҗалыгы идарәләренең механикалаштыру буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш инженерлары, дилерлар, сервис хезмәтчелекләре вәкилләре "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы филиалында булып киттеләр. Биредә авыл хуҗалыгы машиналарын 2017 елның кыр эшләре сезонына әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе...
Төгәлрәге, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Идел аръягы районнарының авыл хуҗалыгы идарәләренең механикалаштыру буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш инженерлары, дилерлар, сервис хезмәтчелекләре вәкилләре "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы филиалында булып киттеләр. Биредә авыл хуҗалыгы машиналарын 2017 елның кыр эшләре сезонына әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов республика агропромышленность комплексы алдына киләсе елда үсемлекчелек продукциясен 10, терлекчелектән алынганын 5 процентка арттыру бурычы торуын, моның өчен югары техник әзерлек булдырырга кирәклеген ассызыклады, техник сервис хезмәтчелекләрен үстерегә кирәклеген әйтте, республика программалары турында сөйләде. Лизингка техника алу турында да сүз барды. Семинарда катнашучылар филиалның машина-трактор паркында техниканы саклауга кую, ремонт барышы белән таныштылар. Министр урынбасары эшнең яхшы оештырылуын билгеләде. Биредә кыр барлык техника саклауга куелган, техник хезмәт күрсәтү пункты эшли, тагылма җиһазларны яңа елга кадәр төзекләндереп бетерергә планлаштыралар, азык җыю техникасын һәм тракторларны ремонтлауга да керешкәннәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Чыганак: http://agro.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев