Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Буалыларга гриппка каршы прививканы кайларда ясыйлар

Буада август аенда гриппка каршы прививкалау кампаниясе башланды. Буа дәваханәсе поликлиникасы мөдире Наилә Гыймадиева белдерүенчә, ул 1 ноябрьдә төгәлләнәчәк. Шуңа күрә табиблар вакцина ясатырга ашыгырга чакыралар. Вакцина кертелгәч, организмда әлегә авыруга каршы иммунитет булсын өчен 3 атна кирәк. Табиблар фаразынча, быел грипп декабрьдә килсә, бу вакытка организм аны "коралланган" килеш...

Буада август аенда гриппка каршы прививкалау кампаниясе башланды. Буа дәваханәсе поликлиникасы мөдире Наилә Гыймадиева белдерүенчә, ул 1 ноябрьдә төгәлләнәчәк. Шуңа күрә табиблар вакцина ясатырга ашыгырга чакыралар. Вакцина кертелгәч, организмда әлегә авыруга каршы иммунитет булсын өчен 3 атна кирәк. Табиблар фаразынча, быел грипп декабрьдә килсә, бу вакытка организм аны "коралланган" килеш каршы алырга тиеш. Вакциналар җитәрлек күләмдә кайтартылган.

Әле прививка ясатырга өлгермәгән барча буалыларны иске поликлиниканың (1 номерлы) 214нче, яңасының (2 номерлы поликлиника) 128нче, 220нче процедура кабинетларында көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев