Буалыларны киләсе Яңа ел бәйрәме белән район башлыгы Марат Җаббаров тәбрикли
Хөрмәтле буалылар! Барчабыз да күтәренке күңел, матур хыяллар, зур өметләр белән Яңа елны каршы алабыз. Тагын бер елны тарихта калдырып алга атлыйбыз, үткәннәргә нәтиҗәләр ясыйбыз. Буа халкы 2017 нче елны уңышлар, нәтиҗәле күрсәткечләр һәм иминлек белән үткәрде, дип ышанып әйтә алам. Узып баручы ел игенчелектә, экономик үсеш уңай күрсәткечләр белән...
Хөрмәтле буалылар!
Барчабыз да күтәренке күңел, матур хыяллар, зур өметләр белән Яңа елны каршы алабыз. Тагын бер елны тарихта калдырып алга атлыйбыз, үткәннәргә нәтиҗәләр ясыйбыз.
Буа халкы 2017 нче елны уңышлар, нәтиҗәле күрсәткечләр һәм иминлек белән үткәрде, дип ышанып әйтә алам. Узып баручы ел игенчелектә, экономик үсеш уңай күрсәткечләр белән истә калачак, зур уңышлар белән тарихка керер.
Киләчәктә куйган максатларга тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, күңелләребездә ышаныч уты сүнмәсен. Бездән киләчәктә дә элеккеге традицияләребезгә таянып һәм булган проблемаларны, кимчелекләрне күреп, өйрәнеп, аларны хәл итү өчен кулга-кул тотынып эшләү таләп ителә. Тотрыклы, имин тормышның нигезе - барлык милләтләр һәм диннәр арасында үзара дуслык һәм татулык мөнәсәбәтләренең саклануында. Безгә моның кадерен белеп яшәргә кирәк.
Кадерле дуслар!
Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, ихлас күңелдән сәламәтлек, муллык, шәхси бәхет телим. Һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар телим! Яңа еллар мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев